Депутатлар округларда

2024 елның 6 сентябре, җомга, 19:22

Дәүләт Советы депутатларының округларда эшләве дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар гражданнарны кабул иттеләр, муниципаль районнарда гражданнар җыеннарында катнаштылар, шулай ук предприятиеләрнең хезмәт коллективлары белән очраштылар.

6 сентябрьдә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов Казан Суворов хәрби училищесының 80 еллыгына багышланган тантаналы чарада катнашты. Тантанада республика рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия коры җир гаскәрләре баш командующие Олег Салюков булды. Бөек Ватан сугышы елларында оештырылган училище бай тарихы һәм төрле өлкәләрдә үз һөнәрен тапкан чыгарылыш сыйныф укучыларының күп буыннары белән дан тота. 80 ел эчендә Казан Суворов училищесы 12 меңнән артык хәрби әзерләгән.

5 сентябрьдә Дәүләт Советы депутаты Эдуард Шәрәфиев Менделеев районының Яңа Кокшан авылында СВО катнашучысы Артур Сафинга һәйкәл ачуда катнашты. Артур Сафин бу елның язында Донецк Халык Республикасы территориясендә хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булды. Геройга һәйкәл Бөек Ватан сугышында һәлак булган солдатлар һәйкәле янында урнашкан.

5 сентябрьдә Дәүләт Советы депутаты Рузилә Тимергалиева Зеленодольск районында яшәүче сугышта катнашучыларның гаиләләрендә булды. Контракт буенча хәрби хезмәт үткән Антон Вагановның игезәк кызлары үсә. Рузилә Тимергалиева хәрби хезмәткәрнең якыннары белән әңгәмә корды, барлык теләкләрен һәм үтенечләрен контрольгә алды. Шулай ук бу көнне Баһаветдиновлар гаиләсе белән очрашу булды. Өлешчә мобилизация кысаларында чакырылган Илшат Баһаветдинов 2023 елның 9 июнендә һәлак була. Аның хатыны Эльвина улы Кәримне мөстәкыйль тәрбияли.

5 сентябрьдә Саба районының Әбрар Кәримуллин исемендәге китапханәсендә узган «Экология һәм яшьләр: экологик культураны формалаштыруда китапханәләрнең роле» дигән район семинарында Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Таһир Һадиев чыгыш ясады.

4 сентябрьдә Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиев Әлки районына эш сәфәре белән барды, анда Базарлы Матак авылында капиталь ремонттан соң балалар консультациясе һәм сырхауханә ачуда катнашты. Капиталь ремонт «сәламәтлек саклау» илкүләм проекты кысаларында башкарылган.

4 сентябрьдә Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова Алабуга дәүләт музей-тыюлыгында XI Халыкара Цветаева укуларында катнашты. Фестиваль кысаларында китапханә техникумы бинасында Цветаевага мемориаль такта ачылды. 

3 сентябрьдә Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова Россия Президенты Владимир Путинның иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итте. Килгән мөрәҗәгатьләр эшкә алынды, кайберләре профильле министрлыклар һәм ведомстволар белән эшләнде инде.

3 сентябрьдә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов, Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе урынбасары Камил Нугаев, Дәүләт Советы депутатлары Илшат Әминов һәм Ркаил Зәйдуллин татар халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиев әсәре буенча төшерелгән "Кеше" телевизион сериалы төшерүне оештыручылар белән очраштылар.

2 сентябрьдә Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов Әгерҗе районының өч мәгариф учреждениесендә тантаналы линейкаларда булды, шулай ук Түбән Кама транспорт инфраструктурасы көллиятенең филиалы студентларын һәм педагогларын яңа уку елы башлану белән котлады. Быел көллият тулай торагын капиталь ремонттан соң ачтылар.

2 сентябрьдә Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе Леонид Якунин Баулы районының Николашкино авылында халык җыенында катнашты. Җирле халыкны борчыган мәсьәләләр арасында-кадрлар кытлыгы һәм кече авылларда юллар төзү.

1 сентябрьдә Дәүләт Советы депутаты Марат Галиев эш сәфәре белән Сарман районына барды, анда сугышта катнашучыларның гаилә әгъзалары белән очрашты. Шул ук көнне депутат Әлмәттә гражданнарны кабул итте.

30 августта Дәүләт Советы депутатлары Татарстан Республикасы Көнен бәйрәм итүгә багышланган чараларда катнаштылар. 

Аерым алганда, Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов Әгерҗе шәһәрендә яшәүчеләрне котлады, экстремаль спорт паркы ачылышында булды, Максим Горький урамындагы "Безнең ишегалды" программасы кысаларында төзекләндерелгән ишегалдында булды, капиталь ремонттан соң ачылган урманчылык бинасын карады. 

Дәүләт Советы депутаты Динар Бариев Алабугада Республика көне, Шәһәр көне һәм Нефтьчеләр көне уңаеннан үткәрелгән бәйрәм чараларында катнашты һәм «Татнефть» ГАҖ предприятиеләре хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырды..

Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Ринат Гайзатуллин Иске Чүпрәле авылында яшәүчеләрне Республика көне һәм район көне белән котлады, авыл хуҗалыгы җитештерүен үстерүгә зур өлеш керткән КФХ җитәкчеләренә бүләкләр тапшырды.

Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова Чаллы шәһәрендә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасында катнашты. Шәһәр халкы чакыруы буенча ул шулай ук ишегалды бәйрәмендә булды.

Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова Нурлат районында бәйрәм чараларында катнашты, сәламләү сүзе белән чыгыш ясады һәм ТР Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатларын тапшырды.

Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе Лотфулла Шәфигуллин Әтнә районында бәйрәм чараларында катнашты. Бу көнне Олы Әтнә авылында капиталь ремонттан соң "Кояшкай" балалар бакчасы ачылды. Шул ук көнне депутат район халкы белән очрашу үткәрде.

Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Яһудин Чүпрәле районы халкын Республика көне белән котлады, шулай ук Иске Чүпрәле авылында умартачыларның республика семинарында катнашты.

29 августта Биектау районының Шәпше авылында Дәүләт Советы депутаты, КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов катнашында гражданнар җыены булды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International