Юрий Камалтынов: "Бүгенге шартларда җәмгыятьнең берләшүен күрсәтү мөһим"

2024 елның 8 сентябре, якшәмбе, 11:48

Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, «Бердәм Россия» парламент фракциясе җитәкчесе Юрий Камалтынов Дәүләт Советына депутатлар сайлауда катнашты. Ул А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университетында  (КАИ) урнашкан 42 нче сайлау участогында тавыш бирде.

«Без бу сайлауларга озак әзерләндек, барлык кирәкле эшләрне башкардык, бүген көн дәвамында участок сайлау комиссияләрендәге коллегаларыбыз сыйфатлы эшләрләр дип ышанам. Республика халкының сайлау участокларына киләчәгенә һәм үзләре кирәк дип санаган кешегә тавыш бирәчәгенә шигем юк", – дип басым ясады Юрий Камалтынов.

Дәүләт Советы Рәисе урынбасары билгеләп үткәнчә, бу сайлаулар бик мөһим, чөнки алар республика, ил алдында торган максатларга ирешүдә безнең бердәмлекне һәм бергәлекне күрсәтәләр. "Бүгенге шартларда бөтен җәмгыятьнең берләшүен күрсәтү бик мөһим. Сайлаулар мондый мөмкинлекне бирә, чөнки сайлауларны (бу очракта Дәүләт Советы депутатларын) күздә тоткан бердәм гамәлгә кушылып, һәркем республика үсешенә үз өлешен кертә. Республикабызның, димәк, илебезнең ничек үсәчәге Дәүләт Советына кем сайланачагына бәйле", – дип йомгаклады сүзен Юрий Камалтынов.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International