Марат Әхмәтов җиденче чакырылыш Дәүләт Советына депутатлар сайлауда катнашты

2024 елның 8 сентябре, якшәмбе, 12:22

Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов хатыны Миләүшә Рәшит кызы белән бергә Казанның Карл Маркс урамындагы 55 нче сайлау участогында җиденче чакырылыш Дәүләт Советына депутатлар сайлауда катнашты.

"Теләсә нинди сайлаулар – бик җаваплы вакыйга. Халкыбызның, сайлаучыларның гражданлык активлыгы никадәр югары булса, аларның туган республикабыз, зур илебез язмышына катнашы шулкадәр күбрәк. Шуңа күрә без, сайлауларга киләчәгебез өчен тавыш бирәбез, – диде Марат Әхмәтов тавыш бирүдән соң массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән аралашканда. – Илебезнең язмышы чын-чынлап хәл итә торган чорда бу аеруча мөһим, һәм безнең барыбызның да бердәмлеге мөһим».

Бүген республикада җиденче чакырылыш Дәүләт Советына депутатлар сайлау уза. Парламентка йөз депутат сайлана: шуларның иллесе – бер мандатлы округлар буенча, тагын 50се – партия исемлекләре буенча.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International