Хафиз Миргалимов: "Гражданнар кулында бюллетеньнәр генә түгел, бәлки халык хакимияте»

2024 елның 8 сентябре, якшәмбе, 16:31

Республикада җиденче чакырылыш Дәүләт Советына депутатлар сайлауда тавыш бирү дәвам итә. 245нче сайлау участогында КПРФ парламент фракциясе җитәкчесе, Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе урынбасары Хафиз Миргалимов тавыш бирде.

"Россия Президенты Владимир Путин да, КПРФ башлыгы Геннадий Зюганов та билгеләп үткәнчә, буыннар дәвамчанлыгы тарихи, сәяси, социаль-икътисади һәм психологик яктан формалашырга тиеш, – дип басым ясады Хафиз Миргалимов, журналистлар белән аралашканда, – яшьләр үзләренең тарихи үткәннәрен белергә тиеш. Ә бүген без республикабызның һәм илебезнең киләчәгенә нигез салабыз. Без гражданнарыбызның сайлау участокларына килүе белән кызыксынабыз, чөнки алар кулында бюллетеньнәр генә түгел, ә халык хакимияте дә бар"»

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International