Лилия Маврина: «Татарстанның сәяси тормышында бүген мөһим көн»

2024 елның 8 сентябре, якшәмбе, 19:05

Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина җиденче чакырылыш Дәүләт Советына депутатлар сайлауда катнашты. Ул Казан шәһәренең 61нче участогында тавыш бирде.

«Татарстанның сәяси тормышында бүген мөһим көн, без киләчәкне сайлыйбыз, - дип ассызыклады Лилия Маврина, журналистлар белән аралашканда, - сайлаучыларның рәхәтләнеп тавыш бирүләренә шат, кайбер участокларда хәтта чират та бар иде. Димәк, республика халкы Татарстанның киләсе биш елда ничек яшәвенә битараф түгел. Татарстанга ышанычлы үсеш, республикабызның һәр кешесенә - иминлек телим!».

VII чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлау 8 сентябрьдә иртәнге сәгать 7дә башланды. Сайлау участоклары 20.00 сәгатькә кадәр эшләде. 18.00 сәгатькә булган мәгълүматларга караганда, тавыш бирүдә Татарстандагы сайлаучыларның 63% тан артыгы катнашкан.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International