СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
30
октябрь, 2024 ел
Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы Рәисе белән очрашты. Очрашу республика парламенты башлыгының Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Россия парламентының түбән палатасында узды. Исегезгә төшерәбез, Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәүдә чит илләрдә яшәүче ватандашларның VIII Бөтендөнья Конгрессы эшендә катнаша.
30
октябрь, 2024 ел
Бүген Мәскәүдә чит илләрдә яшәүче ватандашларыбызның VIII Бөтендөнья конгрессын ачу тантанасы булды. Быел конгресс «Россия белән бергә» шигаре астында уза. Форум эшендә безнең республика делегациясе катнаша, аны Татарстан Республикасы Рәисе кушуы буенча Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Ватандашлар эшләре буенча координация советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкли.
30
октябрь, 2024 ел
Бүген Мәскәүдә, Христос гыйбадәтханәсендә чит илләрдә яшәүче ватандашларның VIII бөтендөнья конгрессы ачыла. Быел форум «Россия белән бергә» шигаре астында уза. Чараларда Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Ватандашлар эшләре буенча координация советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендәге рәсми делегациясе катнаша.
29
октябрь, 2024 ел
Казанда Төркия Республикасы оешуга 101 ел тулу уңаеннан тантаналы кабул итү булды. Мәртәбәле кунакларны Төркиянең Казандагы Генераль консулы Угур Йылмаз каршылады, бәйрәмгә республиканың күп кенә күренекле эшлеклеләре килде. Тантана яңа Төркиягә нигез салучы Мостафа Кемал Ататюрк һәм сугыш корбаннары истәлегенә бер минут тынлыктан башланды.
Рәсми өлештә Татарстанның беренче затларыннан котлаулар яңгырады. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов җибәргән хатны республика Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов укыды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ