Җиденче чакырылыш Дәүләт Советының беренче утырышы 20 сентябрьдә узачак

2024 елның 13 сентябре, җомга, 12:50

Җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының беренче утырышы 20 сентябрьдә иртәнге сәгать унда башлана. Мондый карар бүген алтынчы чакырылыш Дәүләт Советы Президиумы утырышында кабул ителде. Моннан тыш, утырышта җиденче чакырылыш Дәүләт Советына депутатлар сайлау нәтиҗәләре турында Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматы тыңланды, шулай ук оештыру мәсьәләләре каралды.

Утырышны ачып, Фәрит Мөхәммәтшин алтынчы чакырылыш Президиум әгъзаларына, шулай ук 2024 елның 8 сентябрендә бердәм тавыш бирү көнендә узган сайлау кампаниясендә катнашкан республика сайлаучыларына, сәяси партияләргә һәм кандидатларга рәхмәт белдерде. «Республикада сайлау кампаниясе оешкан төстә узды, тавыш бирү өчен барлык шартлар да тудырылган иде, – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин, – Татарстан – сайлауга килү күрсәткечләре буенча ил төбәкләре арасында лидерларның берсе, сайлауларда 2,1 млн. татарстанлы катнашты,  ягъни сайлаучыларның гомуми саныннан 71,6%.  Бу – төрле дәрәҗәдәге  хакимият органнарының һәм тармакларының уртак эше. Тавыш бирү нәтиҗәләренә йогынты ясаган җитди хокук бозулар теркәлмәгән".

Парламент башлыгы искәрткәнчә, бердәм тавыш бирү көнендә илнең 13 төбәгендә, шул исәптән Татарстанда да, гражданнар закон чыгару җыелышларын формалаштырганнар. Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, алда Дәүләт Советының яңа составын формалаштыру, шулай ук сайлаучылар наказларын үтәү буенча зур җаваплы эшләр тора. "Кешеләр безгә ышана, алар безне хуплап тавыш бирде, – диде Фәрит Мөхәммәтшин, – Безгә барлык алынган наказларны үтәү белән җитди шөгыльләнергә кирәк булачак. Халык тарафыннан дәүләт хакимияте алдына куелган бурычларны бергәләп хәл итү өчен Хөкүмәткә тәкъдим ителәчәк яңа программалар барлыкка килү дә ихтимал».

Фәрит Мөхәммәтшин сайлау кампаниясендә катнашучыларның барысына да рәхмәт белдереп, Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтовка һәм Президиум әгъзасы Рөстәм Мөхәммәдиевка Дәүләт Советының «Парламентаризм үсешенә өлеш керткән өчен» мактау билгесен тапшырды.

Җиденче чакырылыш Дәүләт Советы депутатларын сайлау нәтиҗәләре турында ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев хәбәр итте.

Республика Үзәк сайлау комиссиясе әгъзаларының бертавыштан кабул ителгән карары белән җиденче чакырылыш Дәүләт Советы депутатларын республика сайлау округы буенча һәм 49 бермандатлы сайлау округы буенча сайлаулар узган һәм дөрес дип танылган. 34 нче Чистай округында тавыш бирү округ сайлау комиссиясе карары белән өстәмә рәвештә кандидатлар күрсәтү һәм аннан соңгы сайлау гамәлләре өчен 1 декабрьгә кичектерелгән.

Бердәм тавыш бирү көнендә республика территориясендә 2760 сайлау участогы эшләгән. Тавыш бирү барышын 16 меңнән артык күзәтүче күзәткән, сайлау участоклары видеоконтроль һәм видеофиксация системалары белән тәэмин ителгән. 32 меңнән артык татарстанлы «Мобиль сайлаучы» сервисыннан файдаланган. 78 меңнән артык сайлаучы (2,6%) өйдә тавыш биргән. 

Тавыш бирү йомгаклары буенча депутат мандатлары партия исемлекләре буенча ике партия арасында бүленгән – «Бердәм Россия» (44 мандат) һәм КПРФ (6 мандат). Бер мандатлы округларда 42 мандатны «Бердәм Россия» партиясе алган, икешәр мандатны ЛДПР һәм «Яңа кешеләр», берсен – «Гадел Россия» алган, тагын ике кеше  үз-үзен тәкъдим итү тәртибендә сайланган.

Президиум җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлау йомгаклары турында Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев мәгълүматын игътибарга алды.

Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина тәкъдиме буенча Президиум җиденче чакырылыш Дәүләт Советының беренче утырышы датасын, шулай ук депутатлар каравына кертелә торган мәсьәләләрне карады.

«Татарстан Республикасы Конституциясенең 85 статьясы нигезендә гамәлдәге чакырылыш Дәүләт Советы вәкаләтләре чоры тәмамланганчы  Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы яңа сайланган чакырылыш Дәүләт Советының сайлаулардан соң беренче утырышын чакыруны һәм әзерләүне оештыра, – дип билгеләп үтте Лилия Маврина. – Парламентның беренче утырышы оештыру характерында була һәм Дәүләт Советы Рәисен, аның урынбасарларын, Дәүләт Советы Секретарен, Дәүләт Советы Президиумын сайлауга багышлана. Дәүләт Советы комитетлары төзеләчәк, аларның составлары һәм рәисләре билгеләнәчәк».

Лилия Маврина хәбәр иткәнчә, беренче утырышка шулай ук Дәүләт Советының көзге сессиясенең эшче органнарын сайлау, Татарстан Республикасы законнарының татар һәм рус телләрендәге текстлары тәңгәллеген билгеләү, депутат этикасы, шулай ук керемнәр, мөлкәт һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турындагы депутатлар бирә торган белешмәләрнең дөреслеген тикшереп торучы парламент комиссияләрен оештыру, Россия Федерациясе сенаторына – Татарстан Республикасы Дәүләт Советыннан вәкилгә  вәкаләтләр бирү турында мәсьәләләр кертелә.

Моннан тыш, Лилия Маврина җиденче чакырылыш Дәүләт Советының беренче утырышы каравына кертелә торган мәсьәләләр буенча алдан фикер алышу өчен алтынчы чакырылыш Дәүләт Советы Президиумы яңа, җиденче чакырылыш депутатлар вәкилләре киңәшмәсен чакыра, дип искәртте.

Президиум утырышында җиденче чакырылыш Дәүләт Советы депутатлары вәкилләре киңәшмәсен 2024 елның 18 сентябрендә сәгать унда Дәүләт Советының кече залында чакыру турында карар кабул ителде. Вәкилләр киңәшмәсенә делегатлар бермандатлы сайлау округлары буенча сайланган депутатларның территориаль җыелышларында һәм сәяси партияләрдән депутатлыкка кандидатларның республика исемлекләре буенча сайланган депутатлар җыелышларында вәкиллек нормасы буенча өч депутаттан берсе сайлана

Карала торган мәсьәләләрнең мөһимлегенә һәм сайлаучыларның зур кызыксынуына бәйле рәвештә Президиум утырышында җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының беренче утырышын телевидение һәм радио аша турыдан - туры трансляцияләүне оештыру турында карар кабул ителде.

                                   

 

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International