Фәрит Мөхәммәтшин: «Бердәм Россия» парламент фракциясе һәрвакыт актив позициядә булды»

2024 елның 13 сентябре, җомга, 14:24

Бүген Казанда «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең төбәк сәяси Советы Президиумы утырышы узды, анда җиденче чакырылыш Дәүләт Советында «Бердәм Россия» фракциясен төзү турында карар кабул ителде. Моннан тыш, бердәмроссиялеләр партиядән бердәм округ буенча сайланган депутатларны сайлау округларына беркеттеләр, шулай ук кайбер оештыру мәсьәләләрен карадылар. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде.

Җиденче чакырылыш Дәүләт Советына депутатлар сайлау буенча узган кампанияга йомгак ясап, Фәрит Мөхәммәтшин Бердәм тавыш бирү көнендә участокларга 2,1 млн тирәсе сайлаучы килүен билгеләп үтте. Татарстанда катнашучылар саны 71,63% тәшкил иткән. «Бердәм Россия» сәяси партиясе өчен бирелгән тавышлар саны — 76,75%, КПРФ — 10,54%, ЛДПР – 4,41%, «Яңа кешеләр» – 4,21%, «Гадел Россия - Патриотлар – Дөреслек өчен»  – 3,27 %.

Бер мандатлы округлар буенча бердәмроссиялеләр кандидатлар тәкъдим ителгән барлык округларда да ышанычлы җиңү яулаган.  Чистайда сайлаулар кичектерелгән.

Парламентта фракция эшенә килгәндә, Фәрит Мөхәммәтшин беренче тапкыр «Бердәм Россия» депутатлар фракциясенең 2004 елда оештырылуын искәртте, быел фракция үзенең 20 еллыгын билгеләп үтә. «Безнең фракция һәрвакыт актив позициядә булды, – дип басым ясады парламент җитәкчесе, – халык программасын гамәлгә ашыру, сайлаучыларның наказларын үтәү, гражданнарны кабул итүне оештыру кебек республика өчен актуаль мәсьәләләрне карады һәм тикшерде. Депутат фракциясе әгъзалары республиканың иҗтимагый-сәяси тормышында актив катнашалар, шефлыкка алынган шәһәрләрдә яшәүчеләргә, махсус операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм күрсәтәләр».

Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, «Бердәм Россия» парламент фракциясе, закон чыгару эшенең мөһим звеносы буларак, барлык катлам һәм төркемнәр мәнфәгатьләрен чагылдыра һәм гражданлык җәмгыяте белән дәүләт арасындагы багланышларга ярдәм итә. «Монда парламент фракциясенең роле бәяләп бетергесез,  – дип ассызыклады парламент башлыгы. – Парламентта карала торган мөһим социаль-икътисадый һәм сәяси мәсьәләләр буенча депутатларның фикерләрен һәм карашларын берләштергән позиция нәкъ менә фракциядә туплана. Фракция теге яки бу формада җавап бирмәгән бер генә иҗтимагый әһәмиятле вакыйга да булырга тиеш түгел».

Фракция составына республика исемлеге нигезендә 44 депутат һәм фракциягә керү турында гариза язган 34 депутат кергән. Шул рәвешле, «Бердәм Россия» парламент фракциясе составында  78 депутат була. 

Фракция җитәкчесе вазифасына төбәк Сәяси советы президиумы әгъзалары тарафыннан Юрий Камалтынов кандидатурасы тәкъдим ителде.

«Без гражданнар наказлары буенча җитди  эшләргә  ниятлибез, – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин журналистларның фракция алдында торган беренче чираттагы бурычлар турындагы соравына җавап биреп. – Узган чакырылыштагы кебек үк, без юл картасын әзерләргә һәм республика Рәисе җитәкчелегендә Хөкүмәт белән берлектә эшләүне, финанслауны күздә тотабыз. Бу мәсьәләне контрольдә тотабыз".

Парламент җитәкчесе билгеләп үткәнчә, татарстанлылар парламентка ышанычлы, актив һәм җаваплы кешеләрне сайлаган. «Безнең бурыч – депутатлар хакимиятнең закон чыгару органы трибунасын татарстанлыларның һәм Татарстанның үз бурычларын хәл итүдә актив файдалансын өчен аларның эшен оештыру, – дип басым ясады ул, – без парламент, Президиум, фракцияләр, комитетлар формалаштыру буенча зур эш башкарабыз инде. Парламентның көче дә шунда, ул  – коллегиаль рәвештә, төрле фикерләр белән, кешеләргә хезмәт итәчәк закон чыгару карарларын кабул итүгә китерә торган орган». 

Президиум утырышында депутатларны сайлау округларына беркетү схемасы расланды, шулай ук төбәк  Сәяси советы составын һәм аның Президиумы составын ротацияләү турында карар кабул ителде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International