Дәүләт Советы командасы җиңел атлетика буенча ярышларда «бронза» алды

2024 елның 14 сентябре, шимбә, 15:33

Бүген Казанның Үзәк стадионында Татарстан Дәүләт хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында җиңел атлетика буенча ярышлар узды. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Аппараты командасы 3нче  урынга чыкты.

Команда составында Дәүләт Советы Аппараты хезмәткәрләре Алмаз Бикмөхәммәтов, Ильяс Габделгазизов, Виктория Сәгадиева, Элина Фирсова. Команданың капитаны - Римма Нуруллина. Тренерлары - Россиянең атказанган спорт мастеры Ирина Вострикова һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Светлана Вострикова. Коллегаларыбызны җиңүләре белән котлыйбыз!

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International