Ассамблея һәм Татарстан халыклары дуслыгы йорты Лисичанскида яшәүчеләр өчен гуманитар ярдәм җыйдылар

2024 елның 16 сентябре, дүшәмбе, 14:28

Ассамблея һәм Татарстан Халыклары дуслыгы йорты авыр тормыш хәлендә калган кешеләр өчен чираттагы тапкыр ярдәм җыю оештырды. Татарстан таҗикларының милли-мәдәни автономиясе 2 млн сумлык беренчел кирәк- яраклар, балалар һәм өлкәннәр өчен җылы кием, юрганнар һәм матраслар җыйды.

Эшмәкәрләр Изатулла Хаджиев, Әхмәдҗон Джабборов, Исраиль Тодҗидинов һәм Оятулла Хаджиев катлаулы тормыш хәлендә калган кешеләргә даими ярдәм күрсәтәләр.

Изатулла Хадҗиев 10 яшендә Таҗикстанда гражданнар сугышы вакытында үзе дә качак булган. Сугыш хәрәкәтләре вакытында тормышның авырлыкларын күреп белә. "Балачакта мин гаиләм белән сугышны кичердем, безгә ничек авыр булганын бик яхшы хәтерлим. Шундый ук хәлдә калган кешеләргә чын күңелдән ярдәм итәсем килә. Башкаларга ярдәм итсәм, күңелем рәхәтләнеп китә",  – дип сөйләде Изатулла Хадҗиев.

Бу инде таҗикларның милли-мәдәни автономиясе җыйган икенче зур хәйрия ярдәме. Моннан ике атна элек алар беренчел кирәкле товарлар: су, озак саклана торган азык-төлек, гигиена әйберләре, балалар һәм өлкәннәр өчен  Курск өлкәсенә җибәрү өчен кием-салым сатып алганнар.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, хәзер ТР Таҗик милли-мәдәни автономиясе вәкилләре тарафыннан махсус хәрби операция зонасына  җибәрергә автомобиль әзерләнә, ә элегрәк Яр Чаллы таҗиклары хәрби хәрәкәтләр зонасына радиоэлектрон көрәш комплексын җибәргәннәр. Аны Татарстанның “ТИМЕР " батальоны бронегруппасы сугышчылары алган.

"Без тизрәк җиңү, тыныч күк йөзе телибез. Үз чиратыбызда уртак эшкә үз өлешебезне кертергә телибез", – дип билгеләп үтте таҗикларның милли-мәдәни автономиясе рәисе Сабретдин Таиров.

 “Үз Геройларыбызга ярдәм итик " – Ассамблея һәм Татарстан халыклары дуслыгы йорты тормышка ашыра торган социаль проект. Татарстанның милли-мәдәни автономияләре сугышчыларыбызга һәм аларның якыннарына ярдәм итү өчен даими рәвештә акча һәм беренчел кирәк-ярак товарларын җыялар. Җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Халыклары ассамблеясе башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Вәлиуллин билгеләп үткәнчә, төрле милләт вәкилләре катлаулы тормыш хәленә эләккән кешеләргә бергәләшеп ярдәм кулы сузалар.

"Бердәмлегегез, бәлагә эләккән кешеләргә битараф булмавыгыз өчен ихлас рәхмәтебезне белдерәбез. Татарстан таҗикларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Сабретдин Таировка Лисичанск һәм Курск өлкәсе халкына хәйрия ярдәме җыюны оештырган өчен аерым рәхмәт»,  –  дип басым ясады Ренат Вәлиуллин.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International