Марат Әхмәтов Мамадыш районы Советы утырышында катнашты

2024 елның 16 сентябре, дүшәмбе, 15:40

Вадим Никитин Мамадыш районы башлыгы итеп сайланды. Район Советының 33 нче утырышында шундый карар кабул ителде. Утырышта Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашты.

«Туган районым өчен җаваплылык тоярга, аның кешеләре лаеклы яшәсен өчен фидакарь хезмәт итәргә әзермен, – дип белдерде Вадим Никитин муниципаль депутатларга мөрәҗәгать итеп, – Туган җиремдә төп бурыч –халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм барлык социаль гарантияләрне тәэмин итү буенча эшне дәвам итү булачак".

Район башлыгы авыл хуҗалыгын үстерүне дәвам итәргә уйлый, беренче чиратта шәхси ярдәмче хуҗалыкларны эреләндерү исәбенә. Вадим Никитин районда җитештерүне үстерүгә аерым игътибар бирде. Ул ел саен сәнәгать җитештерүе күләмнәрен кимендә 10-15% ка арттыру һәм гамәлдәге сәнәгать паркларының тулылануын арттыру бурычын куйды.

Вадим Никитинны Мамадыш районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы итеп 31 майда билгеләгәннәр иде. Моңа кадәр ул Питрәч районында шундый ук постны биләгән.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International