Комитет утырышында җәмәгать судьяларына кандидатуралар каралды

2024 елның 24 сентябре, сишәмбе, 12:44

Бүген Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышы узды, анда парламентарийлар җәмәгать судьяларын сайлау мәсьәләсен карадылар, шулай ук «Татарстан Республикасында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру» дәүләт программасына үзгәрешләр кертү турында фикер алыштылар. Утырышны Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Александр Чубаров үткәрде.

Республиканың кайбер суд участокларына җәмәгать судьяларына кандидатларны ТР Югары Суды Рәисе урынбасары Эдуард Каминский тәкъдим итте.  

Комитет карары белән Дәүләт Советына өч елга җәмәгать судьялары итеп Татьяна Якубованы (Аксубай суд районы буенча 2нче суд участогы), Юлия Баһавиеваны (Казан шәһәре Идел буе суд районы буенча 4нче суд участогы), шулай ук җәмәгать судьялары итеп чикләнмәгән вәкаләтләр чорына Рузия Исламованы (Актаныш суд районы буенча 2 нче суд участогы), Ленар Мөлековны (Әлки суд районы буенча 1 нче суд участогы), Алмаз Ягъфәровны (Әлмәт суд районы буенча 4 нче суд участогы), Марат Ибраһимовны ( Казан шәһәренең Яңа Савин суд районы буенча 4 нче суд участогы), Илнар Камалиевны (Яңа Чишмә суд районы буенча 1 нче суд участогы) һәм Айгөл Дилмиеваны (Тукай суд районы буенча 1 нче суд участогы) сайларга тәкъдим ителде.

Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Рәсим Баксиков кандидатларның игътибарын үз вазифаларын башкарганда җәмәгать судьяларының югары җаваплылыгына юнәлтте. "Зинһар, гражданлык, бигрәк тә җинаять эшләрен караганда игътибарлырак булыгыз", - дип басым ясады Рәсим Баксиков, кандидатларга мөрәҗәгать итеп. Профильле комитет рәисе урынбасары әйтүенчә, җәмәгать судьяларының абруе да бәхәссез булырга тиеш.

Бүген комитет утырышында парламентарийлар РТ юстиция министры Рөстәм Заһидуллин тарафыннан тәкъдим ителгән «Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру дәүләт программасына үзгәрешләр кертү турында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Карары проектын килештерделәр.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International