Җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының өченче утырышы ачылды

2024 елның 27 сентябре, җомга, 12:26

Бүген сәгать уникедә җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының өченче утырышы ачылды. Утырышның көн тәртибенә, парламент Президиумы карары нигезендә, 18 мәсьәлә кертелгән иде, шул исәптән 14 республика законы проекты. Сорауларның шактый өлеше республиканың 2025 елга һәм 2026 һәм 2027 еллар план чорына бюджеты проектын әзерләү кысаларында бюджет процессын камилләштерүгә багышланган.

Аерым алганда, беренче укылышта оешмалар мөлкәтенә салым  турында республика законнарына үзгәрешләр кертелә торган закон проекты, салым түләүченең күчемсез мөлкәт объектын сатудан керемен билгеләү өчен кулланыла торган киметүче коэффициент күләмен билгеләү, шулай ук 2025 елга Татарстан Республикасында хезмәт базарының төбәк үзенчәлекләрен чагылдыра торган коэффициентны билгеләү турында  һәм салым салуның гадиләштерелгән системасын кулланучы салым түләүчеләр өчен салым ставкаларын билгеләү турында законның 2 статьясындагы 2 өлешенең үз көчен югалтуын тану хакында закон проектлары каралачак.

Моннан тыш, утырышта республиканың мәктәпкәчә, гомуми белем бирү һәм һөнәри белем бирү оешмаларында белем бирүнең төрле төрләрен алуга хокукларны гамәлгә ашыруның дәүләт гарантияләрен финанс белән тәэмин итү нормативлары раслана торган закон проектлары каралачак. Утырышның көн тәртибенә 2024 елга һәм 2025 һәм 2026 еллар план чорына республика бюджеты параметрлары тәгаенләнә торган закон проекты да кертелгән.

Шулай ук парламентның өченче утырышында җирле үзидарә турында республика законнарына үзгәрешләр кертү, җирле үзидарә органнары һәм дәүләт хакимияте арасында шәһәр төзелеше эшчәнлеге өлкәсендә вәкаләтләрне яңадан бүлү, мәгълүмат системалары һәм мәгълүматлаштыру, җир асты байлыкларыннан файдалану өлкәсендә аерым мәсьәләләрне җайга салу турында һәм муниципаль хезмәт турында ТР кодексына үзгәрешләр кертү хакында закон проектлары каралачак.

Өченче утырышның көн тәртибенә җәмәгать судьяларын сайлау, «Ватаным Татарстан» газетасының баш редакторын билгеләү мәсьәләләре дә кертелде.  

Профильле комитетлар рәисләре көн тәртибенә өстәмә сораулар кертү тәкъдиме белән чыктылар. Фикер алышу нәтиҗәсендә Дәүләт Советының өченче утырышының көн тәртибе киңәйде һәм түбәндәгечә расланды:

1. Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларын сайлау турында.

2. «Оешмалар мөлкәтенә салым турында» Татарстан Республикасы Законының 2 статьясына һәм «Оешмалар мөлкәтенә салым турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» Татарстан Республикасы Законының 1 статьясына үзгәрешләр кертү турында»
595-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

3. «Салым түләүченең күчемсез мөлкәт объектын сатудан керемен билгеләү өчен кулланыла торган киметүче коэффициент күләмен билгеләү турында» 592-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

4. «2025 елга Татарстан Республикасында хезмәт базарының төбәк үзенчәлекләрен чагылдыра торган коэффициентны билгеләү турында»
594-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

5. «Салым салуның гадиләштерелгән системасын кулланучы салым түләүчеләр өчен салым ставкаларын билгеләү турында» Татарстан Республикасы Законының 2 статьясындагы 2 өлешенең үз көчен югалтуын тану хакында» 591-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

6. «2024 елга, 2025 һәм 2026 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 599-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

7. «Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү һәм Татарстан Республикасы Бюджет кодексының 72 статьясындагы 1 пунктының беренче абзацының гамәлдә булуын туктатып тору турында» 588-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

8. «2025 елга, 2026 һәм 2027 еллар план чорына Татарстан Республикасында мәктәпкәчә белемнең уку-укыту программаларын гамәлгә ашыра торган муниципаль мәгариф оешмаларында һәркем өчен мөмкин булган һәм түләүсез мәктәпкәчә белем алуга хокукларны гамәлгә ашыруның дәүләт гарантияләрен финанс белән тәэмин итү нормативларын раслау турында» 589-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

9. «2025 елга, 2026 һәм 2027 еллар план чорына Татарстан Республикасында гомуми белем бирү оешмаларында һәм һөнәри белем бирү оешмаларында һәркем өчен мөмкин булган һәм түләүсез башлангыч гомуми, төп гомуми, урта гомуми белем, шулай ук өстәмә белем алуга хокукларны гамәлгә ашыруның дәүләт гарантияләрен финанс белән тәэмин итү нормативларын раслау турында» 590-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

10. «Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында» Татарстан Республикасы Законының 15 һәм 17 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында» 1-7 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

11. «Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 3-7 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

12. «Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында» Татарстан Республикасы Законының 25 статьяcына һәм Муниципаль хезмәт турында Татарстан Республикасы кодексына үзгәрешләр кертү хакында» 2-7 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

13. «Аерым муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен үзгәртү һәм «Алабуга муниципаль районы» муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 587-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

14. «Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты статусы турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәреш кертү хакында» 4-7 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

15. «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең җирле үзидарә органнары һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында шәһәр төзелеше эшчәнлеге өлкәсендәге вәкаләтләрне яңадан бүлү турында» Татарстан Республикасы Законының 5 статьясына үзгәреш кертү хакында» 598-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

16. «Татарстан Республикасының мәгълүмат системалары һәм аны мәгълүматлаштыру турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 593-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

17. «Татарстан Республикасында җир асты байлыкларыннан файдалану өлкәсендә аерым мәсьәләләрне җайга салу турында» Татарстан Республикасы Законының 7 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» 597-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

18. «Россия Федерациясеннән чыгу һәм Россия Федерациясенә керү тәртибе турында» Федераль законны Татарстан Республикасы Дәүләт Советында гамәлгә ашыру хакында.

19. Г.И. Сабирова турында.

20. И.Ф. Фазуллинны «Ватаным Татарстан» газетасы баш мөхәррире вазыйфасына билгеләп кую турында.

21. Төрлесеннән.

Сессия эшендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, республика Премьер-министры Алексей Песошин, Хөкүмәт әгъзалары, чакырылган кунаклар катнаша. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып бара.   

Дәүләт Советы сайтында, RuTube видеохостингында, "ВКонтакте" һәм "Одноклассники" социаль челтәрләрендә парламентның рәсми аккаунтларында утырышның турыдан-туры трансляциясе алып барыла.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International