Яшьләрнең җәмгыятьтәге роле Россия Конституциясендә чагылыш табарга тиеш, дип саный Фәрит Мөхәммәтшин

2020 елның 10 феврале, дүшәмбе, 16:32

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе,  Россия Конституциясенә үзгәрешләр кертү турында тәкъдимнәр әзерләү буенча эшче төркем әгъзасы  Фәрит Мөхәммәтшин Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты әгъзалары һәм яшьләр оешмалары лидерлары белән очрашты. Чара  республиканың Яшьләр эшләре министрыгында булды. Очрашуда катнашучылар Россия Конституциясенә үзгәрешләр кертү буенча үз тәкъдимнәрен җиткерде. Фәрит Мөхәммәтшин күп кенә тәкъдимнәрне хуплады. Ул «барысы да тикшереләчәк һәм, бәлки, федераль һәм республика законнарында чагылыш табар», дип искәртте.

Парламент башлыгы җирле үзидарә органнарының ролен арттыручы төзәтмәләргә аерым тукталды. Сүз муниципалитетларга үз вәкаләтләрен үтәү өчен салым базасын төгәл беркетү турында бара. «Россиядә җирлекләрнең өчтән ике өлеше дотацияле. Без Татарстанда муниципаль хакимият эшчәнлегенә аерым игътибар бирәбез, чөнки моңа авыл тормышы бәйле, ә киңрәк мәгънәдә — күпмилләтле халык традицияләрен саклап калу, чөнки гореф - гадәтләрнең иң яхшысы нәкъ менә авыл җирендә буыннан-буынга тапшырыла», – диде ул.

Очрашуда шулай ук яшь белгеч статусын закон белән ныгыту, яшь гаиләләргә дәүләт ярдәме турында аерым закон кабул итү турында тәкъдимнәр яңгырады. Моннан тыш, катнашучылар Россия Конституциясенең 72нче маддәсендә яшьләр сәясәте турында пункт кертергә кирәк дип саный. Парламент башлыгы бу тәкъдимне хуплады, әмма төгәл формулировканы табу мөһим, дип билгеләп үтте. Яшьләрнең җәмгыятьтәге роле  Россия Конституциясендә чагылыш табарга тиеш, дип саный Фәрит Мөхәммәтшин

Аның фикеренчә, Россия Президенты Владимир Путинның тәкъдимнәре буенча җәмәгатьчелек фикер алышуы аларны гамәлгә ашыру мөмкинлеген билгеләү өчен кирәк. Өстәвенә, Конституция ярдәмендә генә түгел, федераль һәм региональ законнар ярдәмендә дә.

«Без һәр кешегә барып җитәргә, шул исәптән Конституциягә үзгәрешләр кертүгә кагылышлы булмаган тәкъдимнәр дә җыярга телибез. Без, Россия Конституциясенә йөкләмичә, республика законнары белән нинди мәсьәләләрне җайга салырга мөмкин булуын тагын бер кат уйларга тиеш. Хәер, һичшиксез, илнең Төп законында чагылыш табарга тиешле нигезләмәләр бар», — дип искәртте парламент башлыгы.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International