Дәүләт Советы комитетларында бюджет турындагы закон проекты буенча фикер алышу дәвам итә

2024 елның 1 октябре, сишәмбе, 15:41

Бүген Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты утырышында депутатлар 2025 елга һәм 2026 һәм 2027 елларның планлы чорына Татарстан Республикасы бюджеты турындагы закон проектын карадылар. Утырыш республиканың тармак министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашында узды.

Комитет утырышында республиканың социаль-икътисади үсеш фаразын ТР икътисад министрының беренче урынбасары Олег Пелевин тәкъдим итте. Аның сүзләренә караганда, фараз предприятиеләрнең, республика башкарма хакимият органнарының, республика муниципаль берәмлекләренең фаразланган күрсәткечләрен, шулай ук илкүләм проектларны, дәүләт программаларын, дәүләт ярдәм чараларын, социаль-икътисадый тотрыклылыкны һәм икътисадның тотрыклы нәтиҗәле үсешен тәэмин итү буенча чаралар комплексын гамәлгә ашыруны исәпкә алып формалаштырылган.

2025 елда тулай төбәк продуктының номиналь күләме, фаразлар буенча, 5,3 трлн сум тәшкил итәчәк, бу фаразның алдагы варианты күрсәткеченнән 935,2 млрд сумга югарырак. 2026 елда бу күрсәткечне 5,6 трлн сумга кадәр җиткерү планлаштырыла. 2027 елда тулаем төбәк продукты күләме 5,8 трлн сум дәрәҗәсендә фаразлана.

«2025 һәм 2026 елларга Татарстанның социаль-икътисади үсеш фаразы күрсәткечләрен яңадан карау 2024 ел күрсәткечләрен һәм предприятиеләрнең фараз күрсәткечләрен төгәлләштерү, шулай ук сакланган санкцион чикләүләрнең йогынтысы белән бәйле, – дип аңлатты Олег Пелевин. – Сәнәгать производствосы фаразы республиканың әйдәп баручы предприятиеләренең фараз күрсәткечләрен, инвестиция проектларын гамәлгә ашыруны һәм яңа җитештерү куәтләрен гамәлгә кертүне исәпкә алып формалаштырылды».

Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты карамагындагы бүлекләр һәм маддәләр өлешендә «2025 елга һәм 2026 һәм 2027 елларның план чорына ТР бюджеты турында» ТР законы проекты белән депутатларны ТР финанслар министры урынбасары Гела Герасимова таныштырды.

Татарстанда 956 җирле бюджет, шул исәптән 2 шәһәр округы, 43 муниципаль район һәм 911 җирлек бар.

«Муниципаль берәмлекләр бюджетларына гомуми характердагы финанс ярдәме 2025 елга 54,5 млрд сум күләмендә каралган, – дип билгеләп үтте министр урынбасары. – Күрсәтелгән финанс ярдәме күләме бюджетлар формалаштыруның сценарий шартларында 2025-2027 елларга җирле бюджетларның баланслылыгын тулысынча тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк».

Муниципаль районнарның җирле үзидарә органнарына Татарстан Республикасы бюджеты акчалары исәбеннән шәһәр, авыл җирлекләре бюджетларына дотацияләр исәпләү һәм бирү буенча дәүләт вәкаләтләрен бирү турындагы республика законы нигезендә муниципаль районнарның җирле үзидарә органнарына республика бюджеты акчалары исәбеннән тиешле субвенцияләр бирелеп, күрсәтелгән дәүләт вәкаләтләре бирелде. 

Закон проектында 2025 - 2027 елларга муниципаль берәмлекләрнең чыгым йөкләмәләрен үтәүне финанс белән тәэмин итү өчен Муниципаль берәмлекләр бюджетларына ел саен 428,9 млн сум күләмендә бюджетара трансфертлар каралган.

Бюджет турындагы закон проекты буенча фикер алышу барышында Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин, комитет рәисе урынбасары Хафиз Миргалимов, депутатлар Камил Гыйльманов, Рушан Минһаҗев һәм Евгений Солтанов дәүләт бурычына хезмәт күрсәтү, алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе статусын саклап калу перспективалары, республика шәһәрләрендә коммуналь челтәрләрне модернизацияләү, финанслау, Татарстанда Ватанны саклаучылар елындагы чаралары һәм башка мәсьәләләргә кагылдылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International