Парламент тыңлаулары: 2025 ел бюджеты социаль юнәлешен саклый

2024 елның 2 октябре, чәршәмбе, 17:45

Бүген Дәүләт Советында «2025 елга һәм 2026 һәм 2027 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» республика законы проекты буенча парламент тыңлаулары узды. Республиканың төп финанс законы буенча фикер алышуда Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, Дәүләт Советы Рәисе урынбасарлары Марат Әхмәтов һәм Юрий Камалтынов, Дәүләт Советы депутатлары, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре катнашты. Парламент тыңлауларын Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе Леонид Якунин үткәрде.

Бюджет буенча парламент тыңлаулары гадәттәгечә җәмәгатьчелекнең киң катнашында уза. Дәүләт Советының рәсми сайтында һәм парламентның социаль челтәрләрендә утырышны турыдан-туры трансляцияләү оештырылды.

Парламент тыңлауларын ачып, Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе Леонид Якунин искә төшергәнчә, 2025 елга һәм 2026 һәм 2027 елларның планлы чорына республика бюджеты проекты буенча фикер алышу профильле юнәлешләр буенча парламент комитетларында, шулай ук муниципаль районнар һәм шәһәр округлары вәкилләре катнашында республика Хөкүмәтендә узган.

2025 елга һәм 2026 һәм 2027 елларның планлы чорына республиканың социаль-икътисади үсеш фаразын Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов тәкъдим итте.

"Моңарчы күрелмәгән санкцияләр һәм гамәлдәге чикләүләр шартларында республика предприятиеләре һәм оешмалары үз производстволарын үстерүне дәвам итәләр, югары инвестицион активлыкны саклыйлар, логистиканы һәм сату базарларын үзгәртеп коралар, импортны алыштыру проектларын гамәлгә ашыралар, – дип билгеләп үтте министр. – Социаль-икътисадый тотрыклылыкны тәэмин итү һәм икътисадны үстерү, аларның ярдәм чараларында катнашуы буенча республиканың оператив штабы тарафыннан предприятиеләр белән координацияләнгән эш оештырылды. Глобаль икътисадта дәвам итә торган югары билгесезлек һәм дисбаланслар сакланып калган агымдагы шартларда 2025-2027 елларга республиканың социаль-икътисадый үсешенең фараз күрсәткечләре предприятиеләр һәм оешмаларның (республика сәнәгать җитештерүенең якынча 60% формалаштыра торган), тармак министрлыкларының, муниципаль берәмлекләрнең үсеш фаразларын, шулай ук яңа илкүләм проектларны һәм дәүләт ярдәме чараларын гамәлгә ашыруны исәпкә алып формалаштырылды".

Икътисад министрлыгы мәгълүматы буенча, тулай төбәк продукты 2025 елда узган елга карата чагыштырма бәяләрдә 102,9% дәрәҗәсендә фаразлана, 2026 елда – 102,6%, 2027 елда – 102,7%, сәнәгать җитештерүе индексы 2025 елда 103,1% дәрәҗәсендә фаразлана.

2025 елда кече һәм урта бизнес субъектлары саны 184 меңнән артып китәчәк.

2025 елга реаль хезмәт хакын 103,2% дәрәҗәсендә үстерү планлаштырыла.

2025 елга һәм 2026 һәм 2027 елларның планлы чорына республика бюджетының төп параметрлары белән Татарстан Республикасы финанслар министры Радик Гайзатуллин таныштырды.

Финанс министры сүзләренә караганда, 2025 елда табышка салым 128 млрд сум тәшкил итәчәк, физик затлар кеременә салым – 186 млрд сум (республика бюджетына – 130,2 млрд сум), акцизлар – 45 млрд сум (республика бюджетына – 43,4 млрд сум), оешмалар милкенә салым – 41,6 млрд сум, җир салымы – 8,9 млрд сум, гомуми керемгә салым – 35 млрд сум, муниципаль берәмлекләр бюджетларына тулысынча күчерелүче физик затлар милкенә салым – 3 млрд сум. Берләштерелгән бюджетның салым булмаган керемнәре 29,7 млрд сум, республика бюджетына – 24 млрд сум булыр дип фаразлана.

«Гомумдәүләт мәсьәләләре» бүлеге буенча республика бюджеты чыгымнарының гомуми күләме 2025 елга 57,2 млрд сум булыр дип фаразлана, «Милли икътисад» – 97,2 млрд сум, «Әйләнә – тирә мохитне саклау» – 443 млн сум, «Мәгариф» – 104,4 млрд сум, «Мәдәният, кинематография» – 12,6 млрд сум, «Сәламәтлек саклау» – 47,6 млрд сум.млрд сум, «Социаль сәясәт» – 62,1 млрд сум, «Физик культура һәм спорт» - 5,9 млрд сум.

2025 елга республика бюджеты керемнәр буенча 425,5 млрд сум, чыгымнар буенча 439 млрд сум күләмендә билгеләнә, дефицит 13,5 млрд сум тәшкил итәчәк.

Дәүләт Советы депутатлары Светлана Захарова, Альберт Хәбибуллин, Рәгать Хөсәенов, Камил Ногаев, Марат Галиев, Александр Комисаров һәм Эдуард Шәрәфиев алдагы өч елга социаль-икътисадый үсеш фаразлары һәм бюджет параметрлары турында фикер алышу барышында моношәһәрләргә финанс ярдәме перспективаларына, муниципалитетлардагы сәнәгать паркларына ярдәм чараларына, финанс инвестиция проектларын киңәйтү потенциалына  кагылышлы сораулар бирделәр. Парламентарийлар шулай ук нефть тармагына салым салуда фаразлана торган үзгәрешләр,  бюджет хезмәткәрләренең, шул исәптән медицина хезмәткәрләренең һәм укытучыларның хезмәт хакы, салымнар буенча бурычларны киметү һәм СВО ветераннарына ярдәм итү буенча башкарыла торган эшләр белән кызыксындылар.

Депутат Фәдбир Сафин, КПРФ фракциясе исеменнән чыгыш ясап, бюджет проектына тәкъдим ителгән фракция инициативаларын хуплавы өчен республика җитәкчелегенә рәхмәт белдерде. Ул шулай ук «ярлылык чиге артында»торучы кешеләрнең проблемаларына да игътибар юнәтте. "Безнең республикада андыйлар 194 мең кеше, – дип ассызыклады парламентарий. – Бу керемнәре яшәү минимумыннан түбән булган кешеләр. Өстәвенә, гаиләләрнең гомуми саныннан якынча 30 проценты аз керемле, алар арасында күп балалылар да шактый". Ярдәм чараларының берсе буларак, Фадбир Сафин керемнәре минималь хезмәт хакыннан артмаган хезмәткәрләрне керемнәргә салымнан азат итү турындагы закон инициативасын эшләргә тәкъдим итте.

Депутат Эдуард Шәрәфиев бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең, шул исәптән дәүләт хезмәткәрләренең хезмәт хакы югары булмавына игътибар итте. "Бу өлкәдә хезмәткә түләү дәрәҗәсе үсеше рәсми инфляция күләменнән артта кала, - диде ул. - Бюджет проектында инфляциянең үзара салым программасын дәүләт тарафыннан уртак финанслау күләменә йогынтысы да елдан-ел исәпкә алынмый. Димәк, программа инфляция аркасында факт буенча кыскарачак. Асылда бик яхшы программа, шуңа күрә аның финанс күләмнәрен арттырырга кирәк".

Эдуард Шәрәфиев шулай ук хезмәттәшләренең игътибарын фәнни программаларны финанслау һәм гомумән фәнгә ярдәм итү мәсьәләләренә юнәлтте.

Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Рәсим Баксиков чараларны һәм финанслау күләмнәрен яңадан карап, «Яшьләргә патриотик тәрбия бирү» төбәк проектын актуальләштерергә чакырды. "Хәзерге вакытта патриотик тәрбия мәсьәләләре беркайчан да булмаганча актуаль", – дип басым ясады ул.

ТР Сәүдә-икътисад Палатасы рәисе урынбасары Сергей Карпухин депутатлар корпусына һәм республика Хөкүмәте әгъзаларына салым түләүчеләр өчен гадиләштерелгән салым ставкасын  саклап калу мөмкинлеген карау тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте.

Парламент тыңлауларында республика Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин бюджетның элеккечә үк социаль юнәлешле булуын искәртте. «Безгә барлык социаль йөкләмәләрне тулы күләмдә һәм сыйфатлы итеп тәэмин итәргә кирәк, – дип ассызыклады ул. – Бюджет проекты балансланган. Чыгымнар объектив билгеләнгән. Шуңа күрә депутатлар корпусы, Хөкүмәт һәм муниципалитетларның уртак тырышлыгы белән республиканың социаль-икътисадый үсешендәге барлык бурычлар да үтәләчәгенә ышаныч бар".

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин парламент тыңлауларына йомгак ясап, бюджетның махсус операцияләр уздыру, санкцияләр гамәлдә булу, продукциябезне сату базарын кысу шартларында кабул ителүенә басым ясады. Шуңа да карамастан, ул баланслы, социаль юнәлешле һәм программалы юнәлешле. "Татарстанның төп финанс законы параметрларын профильле юнәлешләр буенча парламент комитетларында, муниципалитетлар белән республика киңәшмәсендә карадылар, – дип билгеләп үтте парламент җитәкчесе, – бу безнең халыкның, товар җитештерүчеләрнең, республиканың барлык гражданнарының үтенечләрен исәпкә алу мөмкинлеге бирә. Бюджет –Татарстанның социаль-икътисадый үсеш программалары нигезләнгән төп финанс кануны ул"»

Татарстан парламенты җитәкчесе муниципалитетларның дәүләт һәм республика программаларында актив катнашырга тиешлегенә игътибар юнәлтте. «Барлык мөмкинлекләрне дә тулысынча тормышка ашырырга кирәк", – дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин.

Республика бюджеты белән бер үк вакытта ММИ Территориаль фонды бюджеты да тикшерелә. Документның төп параметрларын  фонд директоры Алсу Мифтахова тәкъдим итте,

Парламент тыңлаулары нәтиҗәләре буенча рекомендацияләр эшләнде, алар киләчәктә бюджет проекты өстендә эшләгәндә мәҗбүри рәвештә исәпкә алыначак. Якын арада Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты тарафыннан җыелма бәяләмә әзерләнәчәк. Аннары 2025 елга һәм 2026 һәм 2027 елларның план чорына республика бюджеты турындагы закон проекты Дәүләт Советының чираттагы утырышында беренче укылышта каралачак.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International