Республика бюджеты турындагы закон проекты беренче укылышта кабул ителде

2024 елның 9 октябре, чәршәмбе, 12:26

2025 елга һәм 2026 һәм 2027 елларның план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турындагы закон проекты бүген Дәүләт Советы утырышында беренче укылышта кабул ителде. Республиканың төп финанс законына төзәтмәләр 1 ноябрьгә кадәр кабул ителәчәк, аннары документ икенче укылышта каралачак.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан Дәүләт Советына кертелгән бюджет турындагы закон проекты профильле юнәлешләр буенча парламент комитетлары утырышларында каралды, республиканың төп финанс законы буенча киң фикер алышу парламент тыңлаулары форматында узды. Моннан тыш, Татарстанның барлык муниципалитетлары катнашында видеоэлемтә форматында республика киңәшмәсе узды.

Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе Леонид Якунин билгеләп үткәнчә, бюджет турында фикер алышуда меңнән артык кеше катнашкан. Килгән тәкъдимнәр һәм төзәтмәләр Дәүләт Советы тарафыннан эшкә алынган һәм киләчәктә бюджет өстендә эшләүне исәпкә алу өчен республика Хөкүмәтенә җибәрелгән. "Фикер алышу нәтиҗәләре буенча Комитет тарафыннан җыелма бәяләмә әзерләнде, анда комитетлар утырышларында һәм парламент тыңлауларында әйтелгән барлык тәкъдимнәр кертелде һәм оператив рәвештә республика Хөкүмәтенә җиткерелде", – дип белдерде Леонид Якунин.

Сессиядә беренче укылышта чираттагы финанс елына һәм план чорына Татарстанның социаль-икътисадый үсеш фаразы карала. Доклад белән республика Премьер-министры урынбасары - икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов чыгыш ясады.

Республика бюджетын эшләгәндә түбәндәге социаль-икътисадый үсеш күрсәткечләре исәпкә алынган:

• 2025 елда тулай төбәк продуктының үсеше 102,9% дәрәҗәсендә фаразлана, 2026 елда – 102,6% һәм 2026 елда – 102,7%.%;

• сәнәгать җитештерүе индексының үсеше 2025 елда 103,1% дәрәҗәсендә фаразлана, 2026 елда – 102,3%, 2027 елда – 102,5%;

• реаль хезмәт хакын үстерү 103,2%  дәрәҗәсендә планлаштырыла.

2025 елга һәм 2026 һәм 2027 елларның план чорына республика бюджеты параметрлары турында мәгълүматны финанс министры Радик Гайзатуллин җиткерде.

2025 елга Татарстан Республикасы бюджетын түбәндәге күләмнәрдә расларга тәкъдим ителә: керемнәр - 425,5 млрд сум, чыгымнар – 439 млрд сум, дефицит 13,5 млрд сум тәшкил итәчәк. Тулаем алганда, 2025 елга консолидацияләнгән бюджетның керем өлеше 512,1 млрд сум күләмендә фаразлана, чыгым өлеше – 525,6 млрд сум, дефицит – 13,5 млрд сум.

Леонид Якунин билгеләп үткәнчә, тиңдәшсез санкцион басымга һәм катлаулы икътисади вәзгыятькә карамастан, Татарстан икътисады яңа шартларга уңышлы җайлашып кына калмыйча, үсеш тә күрсәтә. Профильле комитет рәисе фикеренчә, финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәсе буларак тулаем төбәк продуктының 5,3 трлн сумга кадәр үсеше; 1,3 трлн сум күләмендә инвестицияләр җәлеп итү; барлык чыгымнарның 86% ын социаль-беренче чираттагы чыгымнарга юнәлткән программа бюджеты; 2025 елга республика халык хуҗалыгында, шулай ук план чорында хезмәткә түләү фондын 174 млрд сумга арттыру –  болар барысы  да уңай яклар булып тора.

Социаль әһәмиятле юнәлешләрне финанслау нәтиҗәсендә киләсе елда республикада 3 меңнән артык объект төзү һәм капиталь ремонтлау, торак, юл төзелешен дәвам итү каралган. «Шулай ук социаль әһәмияткә ия чараларны индексацияләү каралган, аларның күбесе алтынчы чакырылыш Дәүләт Советы депутатлары тарафыннан тәкъдим ителгән иде, – дип белдерде Леонид Якунин. – Алар арасында – наркотикларны кисәтү, дәүләт телләрен үстерү, коррупциягә каршы сәясәт, эшче һәм инженер һөнәрләрен популярлаштыру, хокук бозуларны һәм җинаятьләрне, террорчылыкны һәм экстремизмны кисәтү, мәгарифне үстерү стратегиясе, яшьләргә патриотик тәрбия бирү һәм башкалар. Әлеге чараларга акча күләме ел саен арта бара, 2025 елда 7,8 млрд сум җибәрү планлаштырыла, бу агымдагы елга караганда 400 млн сумга күбрәк».

Профильле комитет башлыгы билгеләп үткәнчә, чыгымнар 2025 елда керергә тиешле керемнәргә туры килә. «Проектланган бюджет баланслы һәм заманча чынбарлыкка һәм җәмгыять мәнфәгатьләренә җавап бирә торган,–  дип ассызыклады Леонид Якунин. – Шуны билгеләп үтәм, республика бюджетының өстенлекле юнәлешләренең берсе – аерым категория гражданнарга, шул исәптән махсус хәрби операциядә катнашучыларга, балалы гаиләләргә, бюджет өлкәсендә эшләүчеләргә ярдәм итү. Һәм киләсе чорга республиканың бюджет сәясәте өлкәсендәге фундаменталь бурычны хәл итүне дәвам итәргә кирәк, бу – бюджет системасының озак вакытлы баланслылыгын һәм тотрыклылыгын тәэмин итү».

Бюджет проектына уңай бәяләмәне республика Хисап палатасы бирде. Хисап палатасы рәисе урынбасары Альберт Вәлиев билгеләп үткәнчә, бюджет турындагы закон проекты закон таләпләренә туры килә. "Беренче укылышта карауга тәкъдим ителгән бюджет турындагы закон проекты бюджет проектын формалаштыру һәм аның эчтәлеге таләпләренә җавап бирә. 2025 елга республика бюджеты балансланган. Фаразлана торган керемнәр һәм дефицитны финанслау чыганакларыннан керемнәр күләме планлаштырылган чыгымнарның үтәлешен тулысынча тәэмин итә», – дип нәтиҗә чсады  Альберт Вәлиев.

Парламентарийлар республиканың төп финанс законы буенча фикер алышуда катнашып, дәүләт программаларын гамәлгә ашыру, ташламалы шифаханә-курорт дәвалануына, торак-коммуналь хезмәтләргә чыгымнарны индексацияләү, пенсия белән тәэмин итү буенча бюджет өлкәсе хезмәткәрләренә ярдәм итү программасын озайту, коммерциячел булмаган бакчачылык, яшелчәчелек һәм дача оешмаларына ярдәм итү мәсьәләләренә аерым игътибар бирделәр.

Утырышта 2025 елга һәм 2026 һәм 2027 елларның планлы чорына бюджет проекты буенча КПРФ парламент фракциясе позициясен КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов белдерде.

«2025 елга һәм 2026 һәм 2027 елларның план чорына республика бюджеты баланслы, уртача оптимальләштерелгән, – дип билгеләп үтте КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов. – Аерым статьялар һәм программалар турында сөйләгәндә, безнең фракция вәкилләре ярлылыкка каршы көрәш программасын кертергә кирәк дип саный, моннан тыш, минималь хезмәт хакын арттырырга кирәк. Фракция бюджетына төзәтмәләрне без шулай ук икенче укылышка әзерләячәкбез».

«Бердәм Россия» фракциясе әгъзалары шулай ук республиканың төп финанс законының алдагы чорга баланслы булуын билгеләп үттеләр. 

"Күбрәк  һәм яхшырак эшләү теләге аңлашыла, әмма бу очракта «Бердәм Россия» фракциясе бүгенге катлаулы шартларда республика бюджет системасының озак вакытлы баланслылыгын һәм тотрыклылыгын тәэмин итүнең мөһимрәк булуын аңлый,  – дип басым ясады  Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе Юрий Камалтынов. – Иң мөһим бурыч – дәүләтнең барлык социаль йөкләмәләрен, шул исәптән халыкның мохтаҗ категорияләренә социаль ярдәм чараларын тулы күләмдә үтәү, Россия Федерациясе Президенты тарафыннан формалаштырылган илкүләм үсеш максатларын, Республика Рәисенең Дәүләт Советына Юлламасында билгеләнгән бурычларны гамәлгә ашыру. Шунысы мөһим, 2025 елга һәм аннан соңгы елларга фараз барлык юнәлешләр буенча күрсәткечләр үсешен күздә тота. «Бердәм Россия» партиясе депутатлары башкарма хакимият органнары белән бергәләп кирәк булган очракта гамәлдәге законнарны камилләштерү, республиканың җитештерү комплексы эшенең оптималь шартларын тудыру, гражданнарның эшкуарлык, эшлекле активлыгын активлаштыру һәм кызыксындыру өчен хокук куллану практикасын мониторинглау өстендә эшләргә әзер».

Фракция җитәкчесе шулай ук җиденче чакырылыш Дәүләт Советына узган сайлау кампаниясе барышында «Бердәм Россия»дән кандидатлар тарафыннан гражданнарның наказлары җыелганын билгеләп үтте, аларның күбесе социаль сәясәт, юллар, торак-коммуналь өлкә объектлары төзү һәм ремонтлау мәсьәләләренә кагыла һәм финанс ярдәмен таләп итә. «Бердәм Россия» фракциясе әгъзалары әлеге проектны беренче укылышта кабул итүне хуплыйлар, төзәтмәләр өстендә һәм “2025 елга, 2026 һәм 2027 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында”гы Законны кабул итү, ә аннары гамәлгә ашыру өстендә эшләргә әзер", – дип белдерде Юрий Камалтынов чыгышына йомгак ясап.

"Документны комитетлар һәм фракцияләр утырышларында, киң җәмәгатьчелекне җәлеп итеп парламент тыңлауларында, муниципаль районнар һәм шәһәрләр башлыклары белән очрашуда карадылар, – дип басым ясады Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республиканың төп финанс законы буенча фикер алышуга йомгак ясап, – һәм Хисап палатасының бүгенге бәяләмәсе бюджетның формалашуы һәм баланслануы турында ышандырырлык итеп дәлилли».

Күпчелек тавыш белән бюджет турындагы закон проекты беренче укылышта кабул ителде.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International