Биектауда газ тоташтырылды

2024 елның 10 октябре, пәнҗешәмбе, 17:26

Бүген Россиянең 25 төбәгендә, шул исәптән Татарстанда да, объектларны газ бүлү челтәрләренә тоташтыру тантанасы узды. Видеоэлемтә режимында чарада «Газпром» ГАҖ Идарәсе рәисе Алексей Миллер, Россия Федерациясе энергетика министры Сергей Цивилев, «Газпром межрегионгаз» ҖЧҖ генераль директоры Сергей Густов, Петербург халыкара газ форумында катнашучылар катнашты.

Татарстанда чара Биектау авылында узды, тантанада Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, Дәүләт Советы депутаты, «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ генераль директоры Рөстәм Усманов һәм Биектау муниципаль районы башлыгы Равил Хисаметдинов катнашты.

"Бу – кешеләр өчен бик мөһим проект. «Бердәм Россия» партиясе, Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан социаль газлаштыру программасы эшләтеп җибәрелгәннән соң, әлеге программаны гамәлгә ашыруда һәм барлык кирәкле эшләрне башкаруда газчыларга, дәүләт һәм муниципаль хакимият органнарына ярдәм күрсәтү бурычын алды», – дип басым ясады Юрий Камалтынов.

Юрий Камалтынов билгеләп үткәнчә, бу ел дәвамында газ җибәрү Мамадыш һәм Түбән Кама районнарында булган инде, социаль газлаштыру программасы республикада актив гамәлгә ашырыла. Юрий Камалтынов  «Газпром» ГАҖ һәм «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖнә социаль газлаштыру программасы кысаларында алып барыла торган зур эшләре өчен рәхмәт белдерде.

 «Бүгенге көндә республикада җир кишәрлекләре чикләренә 27 мең газ үткәргеч җиткердек, 21 мең йортта инде газ кулланалар. Бездә газ тоташтыру проценты  Россиянекеннән югарырак, димәк, әлеге хезмәт кирәкле, программа тиешле темплар белән гамәлгә ашырыла һәм, әлбәттә, ул 2024 ел белән тәмамланмый, без потенциалны күрәбез, – дип сөйләде «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ генераль директоры Рөстәм Усманов.

Ягу сезоны алдыннан «зәңгәр ягулык», Биектауның Космонавтлар, М.Богомолов урамнарындагы һәм  Радужная авылындагы йортларга килә. «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖнең торак пунктын газлаштырып бетерү  программасын гамәлгә ашыру кысаларында 11,15 км озынлыктагы газүткәргечләр сузу эшләрен төгәлләнгән. Шул рәвешле, 313  йортка  газ тоташтыру өчен техник мөмкинлек булдырылган, газлаштыруга  78 килешү төзелгән инде.

Социаль газлаштыру программасы төбәкләрдә 2021 елдан бирле гамәлдә, ул вакытта Россия Президенты Владимир Путин "Бердәм Россия" тарафыннан язылган газны участокларга бушлай китереп җиткерү турында законны имзалады.

2022 елның 1 декабрендә регионнарны социаль газлаштыру программасына Президент кушуы буенча срок куелмый  һәм социаль объектларга  кагыла. Алар арасында  –  балалар бакчалары, мәктәпләр, поликлиникалар, хастаханәләр, фельдшер-акушерлык пунктлары, гомуми практика табиблары бүлекчәләре һәм инде газлаштырылган торак пунктларда урнашкан табиб амбулаторияләре.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International