Фәрит Мөхәммәтшин Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды

2024 елның 11 октябре, җомга, 12:47

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин күренекле хезмәт алдынгыларына, фән һәм мәдәният эшлеклеләренә, иң яхшы табибларга һәм педагогларга, иҗади һәм фәнни-техник интеллигенция вәкилләренә, ветераннарга Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. Бүген Казан Кремлендә узган тантаналы чарада 47 татарстанлы республика парламенты җитәкчесе кулыннан югары бүләк    алды.

Фәрит Мөхәммәтшин тантаналы чарада катнашучыларны республика җитәкчелеге исеменнән лаеклы бүләкләре белән котлап, күренекле татарстанлыларны, республиканың чын патриотларын тантаналы рәвештә хөрмәтләү күркәм традициягә әверелде, дип билгеләп үтте. «Дәүләт бүләкләре тапшыру – күпмилләтле Татарстанның уңышларына керткән зур өлешегезне югары бәяләү ул, – дип басым ясады парламент җитәкчесе. – Сез-җәмгыятебезнең  иң алдынгы кешеләре, республиканың барлык халкы өчен үрнәк булып торасыз».

Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, Татарстанның югары үсеш темплары һәм республиканың күп тармаклы икътисады барлык татарстанлыларның зур тырышлыгын таләп итә. «Татарстан – Россия Федерациясенең терәк регионы, – дип ассызыклады парламент җитәкчесе, – һәм республика үсешендә сез, безнең алдынгылар, мөһим роль уйныйсыз».

Дәүләт Советы Рәисе билгеләп үткәнчә, бүгенге чара зур халыкара вакыйга – 22-24 октябрьдә Казанда узачак БРИКС дәүләт башлыклары саммиты алдыннан уза. «Бу безгә ил җитәкчелеге тарафыннан күрсәтелгән югары ышаныч»,  – дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин. 

Дәүләт Советы Рәисе үз һөнәрләрендә алдынгы татарстанлыларга Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.

I дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән Биектау районы башлыгы ярдәмчесе Заһир Мөхәммәдиев бүләкләнде. II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән химия сәнәгате ветераны Виктор Казаков һәм «Ремдизель» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры урынбасары – сервис буенча директоры Рамил Мөслахов бүләкләнде.

«Россия Федерациясенең атказанган укытучысы» мактаулы исеме Н.И. Лобачевский исемендәге лицей укытучысы Ольга Романовага бирелде. В.Д. Шашин исемендәге «Татнефть» акционерлык җәмгыятенең капиталь төзелеш һәм капиталь ремонт үзәгенең проект җитәкчесе Илдар Нуретдинов «Россия Федерациясенең атказанган төзүчесе» дигән мактаулы исемгә лаек булды.

«Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева, шагыйрь Зиннур Мансуров, ТР Югары Суды судьясы Александр Огонев бүләкләнде.

"Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел» медальләре «ТИСБИ» Идарә университеты президенты Нэлла Прусска һәм С.П. Горбунов исемендәге Казан авиация заводы эшчесе Хәйдәр Сабировка бирелде.

Татарстан Республикасының “Фидакарь хезмәт өчен” медале Татарстанның халык артисты Рәсим Низамовка бирелде.  

«Татарстан Республикасының атказанган табибы» дигән мактаулы исемгә Казан шәһәренең 7 нче балалар поликлиникасы табиб-педиатры Анастасия Пономарева лаек булды.

Чара ахырында Дәүләт Советы Рәисе бүләкләнүчеләргә фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм киләчәктә дә уңышлар теләде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International