БРИКС саммиты кысаларында журналистлар «Татарстанда эшләнгән» дип аталган күргәзмә белән таныштылар

2024 елның 19 октябре, шимбә, 13:54

Бүген төбәк һәм федераль массакүләм мәгълүмат чаралары журналистлары өчен БРИКСНЫҢ XVI саммитына багышланган «Татарстанда эшләнгән» күргәзмәсе буенча матбугат туры оештырылды. Төп максаты Татарстан сәнәгать предприятиеләренең җитештерү һәм икътисадый потенциалын тәкъдир итү булган күргәзмә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы мәйданчыгында урнаштырылган.

Авыр техника белән күргәзмәнең бер өлеше Дәүләт Советы каршындагы мәйданчыкта, 3 мең кв. метр чамасы мәйданны биләп, җәелдерелгән, икенчесе – парламент бинасында.

Журналистларга Татарстанның сәнәгать потенциалын тәкъдим итеп, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко билгеләп үткәнчә, күргәзмә – Татарстанда җитештерелә торган продукцияне һәм техниканы алга таба дустанә илләргә сату өчен менә дигән мөмкинлек. «34 дәүләт башлыгы килгән мондый форсатны кулдан ычкындырырга ярамый,  – диде ул журналистлар белән аралашканда. – Бүген безнең күргәзмәдә экспортка юнәлеш тоткан һәм тышкы базарларга максималь сыйфатлы товарлар куярга теләүче сәнәгать предприятиеләре катнаша».

Күргәзмәдә катнашучылар арасында –19 тапкыр легендар Париж-Дакар раллие чемпионы, автосәнәгать локомотивы – «КАМАЗ», ул үзенең техника линейкасын, шул исәптән 65 тонналы зур йөк машиналарын тәкъдим итте.

 «Татарстан – судно һәм автомобиль төзелеше, нефть химиясе һәм химия башкаласы, – дип билгеләп үтте Олег Коробченко, – иң яхшы нәтиҗәле нефть чыгару компаниясе шулай ук Татарстанда урнашкан. Монда экспортка барлык продукция тәкъдим ителгән. Гомуми саны – 60 тан артык компания, 30 компания урамда, 33 компания Дәүләт Советы бинасы эчендә. Һәм монда бездә, мин әйткәннән тыш, «КАМАЗ»лар, «РариТЭК», «РИАТ», «Казаньсельмаш», «Соллерс» компаниясе , «МТЗ-Татарстан», Аурус компаниясе бар. Безнең вертолетлар».

Олег Коробченко әйтүенчә, авиация заводы, суднолар төзү компаниясе, лифт заводы, кабель заводы, IT-компанияләр экспозициягә үз макетларын куйган. "Безнең республика экспортка юнәлтелгән товарга бай. Һәм без бу зур булмаган экспозиция белән үзебезнең мөмкинлекләребезне күрсәтергә телибез", – дип басым ясады ул.

Уналтынчы БРИКС саммиты Казанда 22-24 октябрьдә узачак. Анда 33 дәүләт вәкилләре үзләренең катнашуларын раслады.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International