Александр Рогожник: "Татарстан белән Беларусь Республикасын күп нәрсә бәйли»

2024 елның 22 октябре, сишәмбе, 21:44

Беларусь Республикасы Тышкы эшләр министры Максим Рыженков һәм Беларусь Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Александр Рогожник бүген «Татарстанда эшләнгән» фәнни-сәнәгать күргәзмәсендә булдылар, ул бу көннәрдә Дәүләт Советы мәйданчыгында эшли. Исегезгә төшерәбез, күргәзмә БРИКС дәүләтләре башлыкларының уналтынчы саммитына багышланган.  Кунакларны Татарстан Республикасы вице-премьеры - сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко һәм республика муниципаль берәмлекләре советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин озатып йөрделәр. 

Беларусь делегациясе әгъзалары Казанга БРИКС саммиты чараларында катнашу өчен килделәр, ул республика башкаласында 22-24 октябрьдә уза.

Делегация әгъзалары «Алабуга» МИЗ территориясендә 20 елдан артык эшләүче «МТЗ – Татарстан» сәүдә-җитештерү компаниясе техникасына аерым игътибар бирделәр. Александр Рогожник агробизнес хезмәткәрләре өчен авыл хуҗалыгы техникасының уңайлыгын бәяли алды, үзе трактор руленә утырды. "МТЗ – Татарстан" компаниясе вәкилләре сөйләвенчә, тракторлар өчен двигательләр Минск мотор заводы инженерлары тарафыннан эшләнгән һәм алар Беларусь Республикасыннан кайтарыла. 

Күргәзмә турында үз тәэсирләре белән уртаклашып, Беларусь Республикасының Россиядәге илчесе Александр Рогожник Беларусь өчен Татарстанның үзенчәлекле регион булуына басым ясады. «Татарстанда сәнәгать нык үскән, – диде ул, – алай гына да түгел, безнең сәнәгать предприятиеләрен бик күп нәрсәләр бәйли».

Александр Рогожник журналистлар белән әңгәмәдә Татарстан һәм Беларусьның уртак проектлары турында сөйләде. Сүз холдинглар арасында автокомпонентларның үзара тәэмин ителеше, импортны алмаштыру проектлары һ.б. турында бара. «Иң мөһиме – без бер-беребезне тулыландыра башладык, – диде Александр Рогожник, – бер-беребезне запас частьләр белән тәэмин итәбез. Һәм безнең көчебез шунда. Татарстанга аерым бер хис белән киләбез һәм сезнең республиканың үсүенә шатланабыз».

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International