Берләшкән милләтләр оешмасының сәүдә һәм үсеш буенча конференциясе генераль сәркатибе Ребека Гринспан Татарстан сәнәгате күргәзмәсен карады

2024 елның 25 октябре, җомга, 16:48

Бүген Берләшкән милләтләр оешмасының сәүдә һәм үсеш буенча конференциясе Генераль сәркатибе, Берләшкән милләтләр оешмасының генераль сәркатибе урынбасары Ребека Гринспан «Татарстанда эшләнгән» фәнни-сәнәгать күргәзмәсен карады. Ул БРИКС дәүләт башлыклары саммитын уздыру көннәрендә Дәүләт Советы мәйданчыгында эшли.

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина белән бергә Ребека Гринспан Татарстан сәнәгать предприятиеләре (КАМАЗ, Казан вертолетлар заводы, «РариТЭК» автомобиль заводы, «Соллерс», «Казаньсельмаш» ҖЧҖ һ.б.) җитештерә торган техника үрнәкләрен карап чыктылар.

Ребека Гринспан медицина өлкәсендәге ИТ-технологияләр белән аеруча кызыксынды. Аерым алганда, аңа Татарстанның реабилитация өлкәсендәге инновацияле эшләнмәләрен - «акыллы» палата технологияләрен күрсәттеләр, алар тулысынча хәрәкәтсез калган пациентларга ярдәм итә. Тиешле монитор яки планшет янындагы кеше караш ташлау белән система мөстәкыйль рәвештә утны, телевизорны һәм башка көнкүреш җиһазларын кабыза яки сүндерә.

“Бик кызыклы күргәзмә, - дип билгеләде Берләшкән милләтләр оешмасының сәүдә һәм үсеш буенча конференциясе Генераль сәркатибе, журналистлар белән аралашып, – монда халык сәламәтлеге турында һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә, әлеге технологияләрне кулланып, аларның тормышын уңайлырак итәргә ничек ярдәм күрсәтү турында уйлаулары бик яхшы".

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International