Монголия делегациясе «Татарстанда эшләнгән» күргәзмәсе белән танышты

2024 елның 25 октябре, җомга, 17:12

Татарстанда җитештерелгән техника һәм продукциянең фәнни-сәнәгать күргәзмәсен Монголиянең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Улзийсайхан Энхтувшин җитәкчелегендәге Монголия делегациясе карады.

Монгол делегациясе составында Монголия Президенты Администрациясе җитәкчесе Гомбожав Занданшатар, Монголиянең профильле министрлыклары һәм ведомстволары, дипломатик корпусы вәкилләре бар.

Татарстанның сәнәгать, икътисадый һәм инвестицион потенциалы турында кунакларга Татарстан Премьер-министры урынбасары – республиканың сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко җентекләп сөйләде.

Исегезгә төшерәбез, «Татарстанда эшләнгән» күргәзмәсе, аның төп максаты – республиканың җитештерү һәм икътисадый потенциалын тәкъдир итү, бу көннәрдә Дәүләт Советы мәйданчыгында эшли. Күргәзмә БРИКС дәүләт башлыкларының XVI саммитына багышланган.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International