Депутатларның сайлау округларында эшчәнлеге

2024 елның 25 октябре, җомга, 17:13

Дәүләт Советы депутатларының сайлау округларында эшчәнлеге дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар гражданнарны кабул итте, СВО зонасына гуманитар йөк озата бардылар, «Бердәм Россия»партиясенең район  бүлекчәләре утырышларында катнаштылар.

24 октябрьдә Дәүләт Советы депутаты Геннадий Глушков «Бердәм Россия» партиясенең Түбән Кама җирле бүлегендә гражданнарны кабул итте. Депутатка территориаль иҗтимагый үзидарә советы вәкилләре мөрәҗәгать итте. Түбән Камалылар төрле мәсьәләләргә кагылды, алар арасында - йортларның фасадларын ремонтлау һәм шәһәрнең бер микрорайонында этләр йөри торган мәйданчыктагы коймаларны алыштыру, кайнар су белән тәэмин итү мәсьәләләре, су үткәргечләр өзелү, нәтиҗәдә сәүдә үзәгендәге җылылык пункты подвалын су баса. Түбән Камалылар шулай ук 22 нче мәктәп яны территориясе яктыртылмау проблемасын да күтәрделәр.

22 октябрьдә Бөгелмә шәһәренең 10-11 сыйныф укучылары өчен финанс грамоталылыгы дәресләре үткәрелде. Чара  Дәүләт Советы депутаты Рифнур Сөләйманов тәкъдиме белән оештырган. "Финанс белеме чынлыкта балаларны тәрбияләүнең бик мөһим аспекты булып тора. Бу күнекмә аларга, киләчәктә уңышлы һәм бәйсез булыр өчен, акча белән эш итүдә тиешле белемнәрен һәм күнекмәләрен үстерергә ярдәм итә», - дип ассызыклады Рифнур Сөләйманов.

22 октябрьдә Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Нәҗип Хаҗипов Татарстан районнары вәкилләре белән бергә СВО зонасына гуманитар йөк озата барды. Татарстаннан ике фура юлга кузгалды. Йөкне «Бердәм Россия»партиясе активы ярдәмендә Саба һәм Теләче районнары халкы җыйган. Сугышчан бурычларны үтәүче якташларына азык-төлек, кием-салым, техника, төзелеш материаллары һәм беренчел кирәк-яраклар җибәрделәр.

21 октябрьдә Дәүләт Советы депутатлары Ольга Воронова һәм Александр Лившиц катнашында Казан шәһәре Киров районының «Бердәм Россия» беренчел район бүлекчәсенең сәяси советы утырышы булды. Чара Юдино станциясенең хезмәт һәм Сугышчан дан музеенда узды. Александр Лившиц партия проектларын гамәлгә ашыру турында сөйләде, патриотик чараларга һәм яшьләр белән эшләүгә аерым игътибар бирде. Ольга Воронова район предприятиеләре базасында «Яшь профессионаллар» партпроектын гамәлгә ашыруда беренчел партия оешмасының ролен билгеләп үтте.

18 октябрьдә Социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Ольга Воронова һәм Дәүләт Советы депутаты Артур Абдулҗанов Казан шәһәре Төзелеш, архитектура һәм шәһәр хуҗалыгы көллиятендә «Бердәм Россия» партиясенең Мәскәү районы бүлекчәсе Сәяси советы утырышында катнаштылар. Утырышта 9 айлык эш йомгаклары буенча фикер алыштылар һәм алдагы чорга планнар кордылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International