Закон үз көченә керде

2024 елның 28 октябре, дүшәмбе, 08:53

Октябрьдә җиденче чакырылыш Дәүләт Советының дүртенче утырышында кабул ителгән республика законнары үз көченә керә. Үзгәрешләр урамда сәүдә итү һәм түләүле парковкалардан файдалану кагыйдәләренә кагыла. Моннан тыш, кайбер авырулар очрагында медицина ярдәме күрсәтүгә бәйле чыгымнарны каплау мәсьәләләре закон нигезендә җайга салына.

Республика Министрлар Кабинетына автопарковка өчен түләү билгеләү хокукы бирелде

2025 елның 1 мартында  «Татарстан Республикасы территориясендә автомобиль юллары һәм юл эшчәнлеге турында» Татарстан Республикасы Законының 11 һәм 13 статьяларына һәм «Татарстан Республикасында юл хәрәкәтен оештыру өлкәсендә аерым мәсьәләләрне җайга салу турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» Татарстан Республикасы законы үз көченә керә.

Закон Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына җирле әһәмияттәге гомуми файдаланудагы автомобиль юлларында урнашкан парковкалардан (парковка урыннарыннан) түләүле нигездә файдаланган өчен түләүне исәпләү методикасын һәм аның максималь күләмен билгеләү буенча вәкаләт бирелә. Бер үк вакытта әлеге вәкаләт җирле үзидарә органнары вәкаләтләреннән төшереп калдырыла.

Юл хәрәкәтен оештыру өлкәсендәге аерым мәсьәләләрне җайга салу турында республика законына кертелгән үзгәрешләр белән  юл хәрәкәтен оештыру өлкәсендә Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары һәм  җирле үзидарә органнары вәкаләтләрен төгәлләштерү һәм киңәйтү күздә тотыла. Аерым алганда, Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнарына һәм җирле үзидарә органнарына юл хәрәкәтен оештыруның нәтиҗәлелеген тәэмин итү чараларын гамәлгә ашырганда электрмобильләрдән һәм гибрид автомобильләрдән файдалану өчен шартлар тудыру бурычы йөкләнә.

Урамда сәүдә итү һәм түләүле парковкалардан файдалану кагыйдәләрен бозган өчен җаваплылык арта

2024 елның 5 ноябрендә «Административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы Кодексының 3.2 һәм 3.16 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында» 86-ТРЗ номерлы ТР Законы үз көченә керә. 

ТР Административ хокук бозулар кодексының «Халыкның күңелен ачуга бәйле урам сәүдәсен оештыру һәм хезмәт күрсәтү тәртибен бозу»  хакында 3.2 статьясында закон белән бу максатлар өчен билгеләнмәгән урыннарда сәүдә иткән яки халыкны күңел ачуга бәйле хезмәтләр күрсәткән өчен һәм стационар булмаган сәүдә объектларын урнаштыру тәртибен бозган өчен штраф күләме арта. Гражданнар өчен максималь штрафлар – биш мең сум, вазыйфаи затлар өчен – илле мең сум, юридик затлар өчен – бер миллион сум тәшкил итәчәк.

Әлеге закон белән шулай ук Татарстан Республикасы Административ хокук бозулар кодексының «Транспорт чараларын түләүле муниципаль парковкада (парковка урыннарында) урнаштырган өчен түләмәү» хакында 3.16 статьясына үзгәрешләр кертелде. Яңалыклар түләүле муниципаль парковкалардан (парковка урыннарыннан) файдалану тәртибен бозган өчен җаваплылыкны күздә тота, бу аларга транспорт чарасы урнаштырган өчен түләмәүдә, йә муниципаль хокукый актта билгеләнгәннән кимрәк күләмдә түләү кертүдә, йә муниципаль хокукый актта билгеләнгән сроктан соңрак түләү кертүдә чагыла.

Элегрәк ТР Административ хокук бозулар кодексының 3.16 маддәсендә түләүле муниципаль парковкадан файдаланган өчен түләү вакыты  булмау сәбәпле, түләүле муниципаль парковкада транспорт чараларын урнаштыручы кайбер гражданнар, үзләренең җәзасыз калуларын аңлап, парковкадан файдаланган өчен соңрак яисә тулы күләмдә түләп, машиналарын чикләнмәгән вакытка калдыралар иде. Хәзер моның өчен административ җаваплылык кертелә.

Федерация субъектлары гражданнарны дәвалау чыгымнарын үзара килешеп каплаячак

2024 елның 17 октябрендә «Татарстан Республикасында гражданнарның сәламәтлеген саклау өлкәсендәге аерым мәсьәләләрне җайга салу турында» Татарстан Республикасы Законының 25 статьясына үзгәреш кертү хакында»  83-ТРЗ номерлы ТР Законы үз көченә керде.

Закон үз территориясендә республикабыз халкына фактта медицина ярдәме күрсәтелгән Россия Федерациясе субъектына билгеле бер авырулар вакытында медицина ярдәме һәм паллиатив медицина ярдәме күрсәтүгә бәйле чыгымнарны каплау күздә тотыла. Чыгымнарны каплау Россия Федерациясе субъектлары арасында төзелә торган һәм чыгымнарны каплау мәсьәләсен ике яклы җайга салуны күздә тота торган регионара килешү нигезендә гамәлгә ашырыла. Мондый килешүне төзү тәртибе Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан билгеләнә.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International