Депутатларның сайлау округларында эшчәнлеге

2024 елның 8 ноябре, җомга, 09:24

Дәүләт Советы депутатларының сайлау округларында эшчәнлеге дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар гражданнарны кабул итте, республикада яшәүчеләрне Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән котладылар, мәктәп укучыларына паспорт тапшырдылар.

7 ноябрьдә Казанда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чара узды. Анда Парламент Рәисе урынбасарлары Марат Әхмәтов һәм Юрий Камалтынов, ТР Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина һәм депутатлар Ләлә Кадермәтова, Рәсим Баксиков, Нәҗип Хаҗипов, Илшат Әминев катнашты.

Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең һөнәри осталыклары һәм хезмәт сөючәнлекләре нәтиҗәсендә татарстанлылар төп азык-төлек продуктлары белән тулысынча тәэмин ителгән. Шулай ук Татарстан Республикасы Рәисе бу тармакта дистә еллар хезмәт куйган  ветераннарны да билгеләп үтте.

7 ноябрьдә Самарада Куйбышев мәйданында 1941 елгы легендар хәрби парадка багышланган традицион Хәтер Парады узды. Анда 7,5 меңнән артык кеше катнашты, шул исәптән 54 кадет һәм 3 офицер, алар арасында  Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов исемендәге Казан кадетлар мәктәп-интернаты курсантлары да бар иде. Татарстан делегациясен ТР Дәүләт Советы депутаты, «Бердәм Россия”нең “Яшь гвардия»сенең Татарстан төбәк бүлеге җитәкчесе Руслан Шиһабетдинов җитәкләде.

"1941 елның 7 ноябрендә узган Парад Кызыл Армиянең какшамас рухын символлаштыра. Ул вакытта парадта катнашучыларның күбесе сугыштан кайтмады. Ул еллар, геройлар, илебезнең кан койгыч сугышта җиңүе истәлегенә бу традиция яңадан торгызылды", - дип сөйләде Руслан Шиһабетдинов.

6 ноябрьдә Яшел Үзән районындагы «Мирас-Наследие» балалар лагерендә «БПЛА пилотлары академиясе: киләчәк буын операторлары» дип аталган проекты старт алды. Проектны ачу махсус лекциядән  башланды. Анда Россия Герое, Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Рәсим Баксиков катнашты. Ул төрле өлкәләрдә пилотсыз очу аппаратларының әһәмиятен билгеләп үтте. Депутат үзенең хәрби тәҗрибәсе белән уртаклашты, 50 мең сумлык дрон 80 миллион сумлык танкны хәрәкәтсез калдырырга мөмкин, дип аңлатты. Россия Герое шулай ук мәктәп программасына авиамодельләштерүне кире кайтару турында да әйтте.

5-6 ноябрьдә Мәскәү шәһәрендә «Бердәм Россия» партиясе тарафдарлары катнашында семинар-киңәшмә узды. Анда тарафдарлар советларының партиянең башкарма органнары белән үзара хезмәттәшлек системасы, партия төзелешендә, сайлау кампанияләрендә катнашу мәсьәләсе каралды. Семинар-киңәшмәдә ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты җитәкчесе Светлана Захарова катнашты.

"Семинар-киңәшмәдә партия тарафдарларының Татарстан бүлеге уңай яктан билгеләп үтелде. Бу бик яхшы, чөнки бездә партиянең яңа тарафдарларын җәлеп итү буенча да, төрле проектларны гамәлгә ашыру буенча да зур эш алып барыла. Бурычыбыз - бу проектлар нәтиҗәле һәм  нәкъ менә безнең халык һәм сайлаучылар файдасына булсын иде», - дип уртаклашты Светлана Захарова.

5 ноябрьдә Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов Югары Ослан районы башлыгы Евгений Варакин белән бергә халыкны кабул итте. Аларга Куралово һәм Югары Ослан авылларында яшәүчеләр эшкә урнаштыру, юлларны төзекләндерү, җир кишәрлеген рәсмиләштерү һәм «Взлет 7»бакча ширкәтенә йөрүне оештыру мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать итте. Халык белән очрашуга килүчеләр арасында эко-активист Алена Лесникова да бар иде, ул районда Иске авторезина һәм люминесцент лампаларны җыю пунктларын оештырырга тәкъдим итә. Барлык сораулар һәм проблемалар эшкә алынды.

5 ноябрьдә Социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Ольга Воронова Казан шәһәре укучыларына паспорт тапшыру тантанасында катнашты. Чара башкаланың Вахитов һәм Идел буе районнары хакимиятендә узды. Депутат балаларны беренче рәсми документ алулары белән котлады, аларга уңышлар, иҗади казанышлар һәм яңа җиңүләр теләде.

5 ноябрьдә Бюджет, салым һәм финанслар комитеты рәисе Леонид Якунин Кама Тамагы халкын Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән котлады. Район мәдәният йортында «бердәмлектә-көч» дип аталган бәйрәм концерты булды. Бәйрәм программасында «Без - Россия гражданнары!” бөтенроссия патриотлык программасы кысаларында яшь гражданнарга паспорт тапшырдылар. Укучыларны Леонид Якунин һәм район башлыгы Наил Вазыйхов котлады. “Без балаларны чын күңелдән котлыйбыз һәм Россиянең лаеклы гражданнары булуларын, район, республика һәм ил үсеше хакына тыныч яшәүләрен һәм хезмәт итүләрен телибез", - дип билгеләп үтте Леонид Якунин.

5 ноябрьдә ТР Дәүләт Советы депутаты Ренат Мистахов Зеленодольск районының Төньяк Нурлат авылы волонтерлар оешмасына маскировка челтәрләре, плащ, носилкалар әзерләү өчен тукыманың чираттагы партиясен сатып алырга булышты. Август аенда авыл бәйрәмендә депутат «халык фронты» волонтерлары белән аралашкан иде. Ул чакта авыл халкы тукыма, фурнитура сатып алудагы финанс кыенлыклары турында сөйләде. Ренат Мистахов квартал саен моның өчен акча бүлеп бирергә тәкъдим итте. Шуннан бирле ул материаллар сатып алуда ярдәм күрсәтә.

3 ноябрьдә Дәүләт Советы депутаты Руслан Нигъмәтулин Яр Чаллы шәһәренең 40нчы комплексында яшәүчеләр белән очрашты. Моңарчы  гражданнар депутатка спорт мәйданчыгын төзекләндерүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән була. Депутат хәбәр иткәнчә, хәзер “Безнең ишегалды” республика программасында спорт мәйданчыкларына ремонт ясау каралмаган. Ул ТР Хөкүмәтенә «Безнең ишегалды» республика программасын киңәйтү тәкъдиме белән мөрәҗәгать иткән. Ә автоградның 40 нчы комплексы ишегалларында депутат ярдәме белән ком җәелгән. Спорт мәйданчыгын төзекләндерүдә шулай ук 40 нчы Комплекс ТИҮ һәм «Актив-НЧ» компаниясе җитәкчелеге катнаша.

3 ноябрьдә депутат Ольга Воронова «Олимп» спорт комплексы базасында «Әтиләренең бердәм футбол лигасы» ачылышында катнашты. "Аталар Берлеге иҗтимагый оешмасы җитәкчелегенә Адел Заһретдиновка әлеге чараны оештырган өчен рәхмәт белдерәсем килә. Казан әтиләре командалары сәламәт тәндә - сәламәт рух булуын тагын бер кат исбатлый", - дип билгеләп үтте Ольга Воронова.  

30 октябрьдә Бюджет, салымр һәм финанслар комитеты рәисе Леонид Якунин эш сәфәре белән Кама Тамагы районында булды. Районның бизнес вәкилләре белән очрашты. Анда Татарстанның социаль-икътисади хәле, республика бюджеты, шулай ук туристлык салымын кертү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International