Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең төбәкара идарәсе мәгълүматы тыңланды

2024 елның 15 ноябре, җомга, 14:58

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте Комитеты узды, анда депутатлар Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Идел-Кама Төбәкара идарәсе эшчәнлеге турында мәгълүмат тыңладылар һәм берничә федераль закон проекты каралды. Утырышны комитет рәисе Азат Хамаев алып барды.

Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт идарәсе эшчәнлеге турында аның җитәкчесе Фаяз Шакиров хәбәр итте, ул ведомствоның Татарстан, Марий Эл һәм Чувашия территориясендә федераль проектларны гамәлгә ашыру белән шөгыльләнүен искәртте. "Ведомство карамагындагы территориядә тискәре йогынты объектлары реестрында 5 меңгә якын объект исәпләнә, шул исәптән 247 объект I категорияле, – дип белдерде Фаяз Шакиров. –  2024 елда Идарә тарафыннан 5420 дәүләт хезмәте күрсәтелде, аның 97% ы электрон рәвештә".

Докладчы сүзләренә караганда, ККК белән эш итү өлкәсендә табигатьне саклау законнарын үтәү аеруча кискен мәсьәләләрнең берсе булып тора. "ККК полигоннарының калдык сыешлыгы анализланды, – диде ведомство җитәкчесе. – Күзәтчелек астындагы территорияләрдә калдыкларны урнаштыру объектларының 70% тан артыгында эксплуатация срогы тәмамланган. Көнбатыш зонада 25 калдыкларны урнаштыру объектларының 18е, Көнчыгыш зонада 19 ның 17се файдаланыла. 2023 елга 32 объектны файдалану срогы төгәлләнгән. Эксплуатацияләүче оешмалар мәгълүматларына караганда, 2024 елда Көнбатыш зонада бары тик 10 полигон гына файдаланырга мөмкин, ә 2025 елда эксплуатациядә алар нибары 5 кенә калачак. 2024 елда Көнчыгыш зонада 12 полигонның калдык сыйдырышлылыгы бар, 2025 елда нибары 11 калачак. Менделеевск, Сарман, Чирмешән, Актаныш һәм башка районнарда полигоннарның сыйдырышлылыгы беткән, 2024 елда Арча, Кама Тамагы, Тәтеш һәм Азнакай районнарының куәте беткән. Шулай итеп, 2024 елда Татарстанда нибары  22 полигонның гына калдык сыйдырышлылыгы бар, 2025 елга 16 полигон гына калачак. Калдыкларны урнаштыру объектларының калдык сыйдырышлылыгы булмау калдыкларны урнаштыру лимитларын раслаудан баш тарту өчен нигез булып тора, предприятиеләр әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты ясаган өчен 100 тапкыр арттыра торган коэффициент белән түләүләр кертергә мәҗбүр булачак!"

Прокуратура белән берлектә агымдагы елда 988 контроль (күзәтчелек) чара уздырылган, шул исәптән 295 планнан тыш тикшерү.

Контроль-күзәтчелек эшчәнлеге йомгаклары буенча 508 беркетмә төзелгән, әйләнә-тирә мохиткә китерелгән зыянны каплау буенча 4 млрд сумнан артык күләмдә 57 дәгъва белдерелгән.

Контроль (күзәтчелек) тикшерү барышында җир асты байлыкларыннан файдалану шартларын бозуның 132 очрагы ачыкланган, шуларның 93е –җитди бозулар.

Мәгълүматны тикшерүдә катнашкан комитет рәисе Азат Хамаев, комитет рәисе урынбасары Нәҗип Хаҗипов, депутат Николай Атласов Казанда чүп эшкәртү заводын төзү сроклары, калдыкларны утильләштерү эшчәнлеген лицензияләү шартлары, производствоның полиэтилен калдыкларын икенчел чимал сыйфатында эшкәртүнең перспектив проектлары һәм башкалар белән кызыксындылар.

Комитет мәгълүматны игътибарга алды.

Комитет утырышында башка мәсьәләләр дә каралды.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International