Депутатларның округларда эшчәнлеге

2024 елның 16 ноябре, шимбә, 09:04

Дәүләт Советы депутатларының округларда эшчәнлеге дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар гражданнарны кабул итте, муниципаль районнарда халык белән очрашты, авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чараларда катнашты. 

14 ноябрьдә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов гражданнарны кабул итте. Депутат белән очрашуга 3 кеше килде. Пенсионер Кадрия Җаппарова Арча районының Мирҗәм авылына юл салуда ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Шулай ук Советлар Союзы Герое Нәкыйп Сафин исемен мәңгеләштерү мәсьәләсе турында әйтте. Депутат белән очрашуга килгән икенче кеше – Арчада яшәүче, җырлар авторы Наил Касыймов. Ул Марат Әхмәтовтан «Халкым минем» җырына клип төшерүдә ярдәм итүен сорады һәм татар телен саклау буенча тәкъдимнәрен җиткерде. Шулай ук Марат Әхмәтовка Биектау муниципаль районының Торнояз авылында яшәүче Ифира Сайбаталова да мөрәҗәгать итте. Ул Бөек Ватан сугышында катнашкан рәссам Хәйдәр Сәйбаталовның хатыны. Очрашуда вафат булган рәссамның 3000нән артык картинасын һәм китабын саклау өчен бина бүлеп бирүне сорады. Барлык мөрәҗәгатьләр дә эшкә алынды.

14 ноябрьдә Дәүләт Советы депутаты Данис Зарипов Яр Чаллы шәһәренең тантаналар сараенда 14 яшькә җиткән укучыларга паспортлар тапшырды. Чара“Бердәм Россия” партиясенең «Мин Россия гражданины!” дип исемләнгән проекты кысаларында узды. "14 яшь – ул аңлы тормышка күчү. Ләкин мин сезгә озак вакыт бала булып калуыгызны телим. Балачак тиз уза, - дип яшүсмерләргә мөрәҗәгать итте Данис Зарипов. - ышаныгыз, укыгыз, дусларыгыз күп булсын, кайнап торган тормыш белән яшәгез. Һәм исегездә тотыгыз: без барыбыз да зур һәм бөек ил — Россия Федерациясе гражданнары. Илнең һәм республиканың киләчәге сездән – яшьләрдән тора"». 

14 ноябрьдә Азнакай районында Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Нәҗип Хаҗипов авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чарада катнашты. Депутат парламент җитәкчелеге исеменнән тармак хезмәткәрләрен һәм ветераннарны котлады, алдынгыларга рәхмәт хатлары тапшырды. 

13 ноябрьдә Дәүләт Советы депутаты Руслан Шиһабетдинов Казан шәһәренең Идел буе районы буенча төбәк иҗтимагый кабул итү үзәгендә гражданнар белән аралашты. Башкала халкы депутатка ишегалларын һәм йорт яны территорияләрен төзекләндерү мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать итте. Гражданнар шулай ук үз бистәләрен үстерү буенча тәкъдимнәрен әйттеләр. Депутат барлык мөрәҗәгатьләрне эшкә алды.

13-14 ноябрьдә Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев эш сәфәре белән Минзәлә районында булды. Депутат район Советы утырышында һәм авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган тантанада катнашты. Ул республика җитәкчелеге һәм ТР парламенты исеменнән тармак хезмәткәрләрен бәйрәм белән котлады һәм алга таба эшчәнлекләрендә уңышлар теләде. “Иң төп бурыч мәгариф учреждениеләрен һәм халыкны үз җирләрендә үстерелгән табигый продуктларбелән тәэмин итү", - диде Азат Хамаев. 

13 ноябрьдә Дәүләт Советы депутаты Фәнил Баһаветдинов ТР Кайбычрайонында булып  район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин белән эшлекле очрашу уздырды.  

12 ноябрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Евгений Солтанов Казанның Вахитов районының Борис Кузнецов исемендәге кадет интернат-мәктәбендә 10нчы сыйныфлар өчен финанс белеме дәресе үткәрде. Парламентарий укучыларга кыска һәм озак вакытлы перспективаларга шәхси бюджетны планлаштыру кагыйдәләре турында сөйләде, акчаны рациональ куллану мәсьәләләренә аерым игътибар бирде. 

12 ноябрьдә Дәүләт Советы депутаты, ТР Профсоюзлар федерациясе рәисе Елена Кузьмичева һәм ТР Профсоюзлар федерациясенең шифаханә-курорт идарәсе башлыгы Дмитрий Антонов видеоконференция режимында Россия сәнәгатьчеләр һәм эшмәкәрләр берлегенең туристлык индустриясе буенча комиссиясе утырышында катнаштылар. Туристлык тармагының аеруча кискен проблемалары турында фикер алыштылар. Илнең туристлык кластерына федераль һәм региональ дәрәҗәдә дәүләт ярдәме чаралары, туристлык салымының шифаханә-курорт учреждениеләре эшенә йогынтысы һәм башка мәсьәләләр кузгатылды. 

12 ноябрьдә Аксубай районында Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты урынбасары, Россия Герое Рәсим Баксиков гражданнарны кабул итте. Очрашуда шулай ук район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Мингулов та катнашты. Депутатка нигездә СВОдакатнашучыларының туганнары, кыска вакытлы ялга кайткан хәрбилщр мөрәҗәгать итте. Сугышчыларның, һәлак булганнарның әниләре, хатыннары, апалары үзләрен борчыган проблемаларбелән килгән. Аерым алганда, бу шәхси йортларда түбәләрне ремонтлау, СВОда катнашучыларның өлкән яшьтәге ата-аналарына социаль хезмәт күрсәтү, махсус операциядә катнашучыларга ярдәм оештыру һәм башка мәсьәләләр. Рәсим Баксиков һәр килүчене игътибар белән тыңлады һәм киләчәктә гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү өчен тулы мәгълүмат алды. 

12 ноябрьдә Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин белән бергә гражданнарны кабул итте. Очрашуда район халкын борчыган актуаль мәсьәләләр һәм проблемалар турында фикер алыштылар. Кабул итүгә дүрт кеше килде. Темалар арасында-мәктәп котельныйларын ремонтлау, күп балалы гаиләгә җир участогы бирү һәм туган якны өйрәнү музеен булдыру. Авыл халкы шулай ук Олы Кайбычта яшьләр үзәге төзүне сорады.

12 ноябрьдә ТР Дәүләт Советы депутаты, ТР Олимпия Советы рәисе Марат Бариев эш сәфәре белән Менделеев районында булды. Менделеевски районы башлыгы Радмир Беляев белән бергә ул «Бердәм Россия» җирле иҗтимагый кабул итү үзәгендә   гражданнар белән аралашты. Мөрәҗәгатьләрнең күбесе торак-коммуналь хуҗалык өлкәсенә кагылды. Марат Бариев шулай ук «Менделеев токымнары» химия-технология лицеен карады, “яшь бөркетләр”гә күкрәк билгеләре-значоклар тапшырды. Депутат шулай ук кунакханә комплексын карады. "Шәһәр елдан-ел үзгәрә: иҗтимагый урыннар төзекләндерелә, мәгариф реформасы үткәрелә. Менделеевскта шулай ук туристлык юнәлеше дә үсә – туристлар агымы арта, быел реконструкциядән соң заманча кунакханә ачылды", - дип билгеләп үтте Марат Бариев.

12 ноябрьдә депутат Руслан Шиһабетдинов Казанның 82нче мәктәбендә беренче сыйныф укучыларын "Россия бөркетләре" сафына басулары белән котлады. «Россия бөркете» программасының максаты башлангыч мәктәптә балаларның социаль активлыгын үстерү. Проект беренче һәм икенче сыйныф укучылары өчен каралган. "Мин балаларның бу багышлау тантанасын ничек кабул итүләрен күреп чын күңелдәншатландым. Шунысы куандыра, бу яшьтә үк балалар бер - береңә ярдәм итүнең һәм бергләп уртак максатларга омтылуның мөһимлеген аңлый башлыйлар», - дип билгеләп үтте Руслан Шиһабетдинов.

12 ноябрьдә «Бердәм Россия»партиясенең Яшел Үзән җирле бүлекчәсендә мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Ирина Терентьевагражданнарны кабул итте. Очрашуда торак-коммуналь хуҗалык тарифлары, пенсияне яңадан исәпләү һәм башка мәсьәләләр каралды. Дәүләт Советы депутаты барлык мөрәҗәгатьләрне эшкә алды. 

12 ноябрьдә Дәүләт Советы депутаты Рушан Минһаҗев Казан шәһәренең Авиатөзелеш районында гражданнарны кабул итте. Аңа район халкы Пржевальский урамындагы 4 нче йорт янындагы территорияне төзекләндерүне сорап мөрәҗәгать итте. Очрашуда шулай ук сайлаучылар "Коры Елга" бистәсендә җәмәгать транспорты һәм юллар төзү проблемаларына да кагылды. 

11 ноябрьдә Россия Герое, Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Рәсим Баксиков Казан милли тикшеренү технология университетында батырлык дәресе үткәрде. Депутат студентлар һәм очрашуда катнашучылар белән бергә ватанпәрвәрлек кыйммәтләре, һөнәри һәм хәрби әзерлек турында фикер алышты.

11 ноябрьдә ТР Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина «Бердәм Россия» партиясе рәисе Д.А. Медведевның төбәк иҗтимагый үзәгендә гражданнарны кабул итте. Сайлаучылар депутатка эшкә урнашу мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать итте.Казанда яшәүче ир-ат үзенең даими эше булмавын, яңа ел бәйрәме чорында ул Кышбабай ролендә акча эшли, һәм калган вакытта иҗат эшчәнлеге белән шөгыльләнергә тели, Лилия Мавринадан алга таба эшкә урнашуда ярдәм итүен сорый. Икенче мөрәҗәгать итүче карьера үсеше максатларында үзен депутат ярдәмчесе яки Дәүләт Советы Аппараты хезмәткәре сыйфатында сынап карарга теләве турында әйтте. Лилия Маврина барлык мөрәҗәгатьләрне тыңлап, эшкә алды.

11 ноябрьдә Казанда "Бердәм Россия” иҗтимагый ярдәм штабында» СВОда катнашучыларның балалары өчен сыерчык ояларын ясау буенча мастер-класс узды. Аны ТР Дәүләт Советы депутаты, махсус хәрби операциядә катнашучы Марат Галиев оештырды. "Без күптән экологик проектлар белән шөгыльләнәбез. Экологик тәрбия бирү бик мөһим эш һәм нәтиҗәсе яхшы. Балаларны тагын да әһәмиятлерәк проектларга җәлеп итәргә кирәк: балалар теләсә нинди мәсьәләгә иҗади якын килергә һәм стандарт булмаган чишелеш табарга сәләтле», - дип белдерде Марат Галиев.

8 ноябрьдә Дәүләт Советы депутаты Руслан Нигъмәтулин Яр Чаллыда урнашкан Советлар Союзы Герое Никита Кайманов исемендәге 47нче кадет мәктәбе укучылары һәм укытучылары белән бергә агачлар утыртты. Территорияне яшелләндерү идеясе педагоглар һәм кадетлар белән очрашуда туган. "Идеяне тиз арада тормышка ашыра алдык. Инициативаларны хуплау мөһим. Вакыт узу белән биредә тулы бер аллея барлыкка килер дип өметләнәбез», - дип билгеләп үтте депутат.

8 ноябрьдә Дәүләт Советы депутаты Илшат Сәлахов «Бердәм Россия» партиясенең Түбән Кама җирле бүлегендә гражданнарны кабул итте. Депутатка коллектив мөрәҗәгать белән 82 нче балалар бакчасы хезмәткәрләре килде. Алар учреждениедә бассейн түбәсен ремонтлауда ярдәм сорады. Ә 75 нче балалар бакчасы вәкилләре бакчаның матди-техник базасын ныгыту кирәк дип мөрәҗәгать итте. Шулай ук өстәмә белем бирү буенча мөгаллим тиешле еллар эшләгән өчен хезмәт стажын исәпләү темасын күтәрде. Хатын-кыз законнардагы үзгәрешләр мәсьәләсен республика дәрәҗәсендә карарга тәкъдим итте. Депутат барлык мәсьәләләрне эшкә алды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International