Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты утырышы булды

2024 елның 18 ноябре, дүшәмбе, 17:12

Бүген Дәүләт Советында Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты утырышы булды, анда гражданнарга үзара салым һәм инициатив проектларны гамәлгә ашыру перспективалары нисбәтеннән  җирле үзидарә турындагы законнарны, шулай ук муниципаль хезмәткәрләрне пенсия белән тәэмин итү мәсьәләләре каралды. Моннан тыш, утырышта Муниципаль хезмәт турындагы кодекска үзгәрешләр кертү турындагы закон проектлары каралды.

ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының тиешле еллар эшләгән өчен пенсияләр һәм пенсияләргә өстәмә билгеләү һәм түләү бүлеге башлыгы Нурания Тимергалиева муниципаль хезмәткәрләрне пенсия белән тәэмин итү өлешендә законнарны гамәлгә ашыруның барышы турында мәгълүмат бирде. Татарстан Республикасында муниципаль хезмәткәрләрне пенсия белән тәэмин итү муниципаль хезмәт турында Татарстан Республикасы кодексының 28 статьясы нормалары белән җайга салына, муниципаль хезмәткәрләрнең тиешле еллар эшләгән өчен пенсия алу хокукы Татарстан Республикасы кодексының 28 статьясының 1 һәм 2 өлешләре белән билгеләнә, дип хәбәр итте ул. 2024 елның 1 ноябренә тиешле еллар эшләгән өчен пенсия алучылар саны 1528 кеше тәшкил итә. Чагыштыру өчен, дәүләт хезмәтендә тиешле еллар эшләгән өчен пенсия алучылар саны – 4785 кеше. Муниципаль хезмәткәрләрнең тиешле еллар эшләгән өчен пенсиясенең уртача күләме 9 912,32 сум тәшкил итә.

Комитет рәисе Альберт Хәбибуллин искәрткәнчә, 2024 елның июнендә «Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» Татарстан Республикасы Законы үз көченә кергән, ул Татарстан Республикасында муниципаль хезмәткәрләрнең пенсия законнарына сизелерлек үзгәрешләр кертә.

Комитет әгъзалары мәгълүматны игътибарга алдылар.

Комитет рәисе Альберт Хәбибуллин депутатларга җирле үзидарә турындагы законнарны үзара салымны җайга салу өлешендә гамәлгә ашыруның барышы турындагы мәсьәләне тәкъдим итеп, Татарстан Республикасында гражданнарга үзара салым механизмын гамәлгә ашыру кысаларында җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү буенча дәүләт ярдәме гамәлгә ашырылуын билгеләп үтте. Үзара салым мәсьәләләре буенча җыеннарда гражданнар шәһәр һәм авыл җирлекләренең җирле әһәмияттәге мәсьәләләренә туры килә торган чаралар кысаларында акчаларны тоту юнәлешләрен мөстәкыйль билгелиләр.

«ТР Муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе башкарма секретаре урынбасары Аркадий Семенычев гражданнарга үзара салым кертү өлешендә җирле үзидарә турындагы законнарны гамәлгә ашыруның барышы һәм инициатив проектларны гамәлгә ашыру перспективалары турында мәгълүмат бирде. Программаны гамәлгә ашыру вакытыннан алып – 2013 елдан алып 2024 елга кадәр үзара салым салу кысаларында татарстанлылар үз территорияләрен үстерүгә 2,7 млрд сум акча керткәннәр. Татарстан Республикасы бюджетыннан үзара салым акчаларын уртак финанслау буенча бюджетара трансфертлар 10,4 млрд сум бүлеп бирелгән, 2023 елда – 1,1 млрд сум.

Республика муниципаль берәмлекләре советында билгеләп үтүләренчә, авыл территорияләре өчен үзара салым җирле, кешеләр тормышы өчен мөһим проблемаларны хәл итүнең нәтиҗәле чараларының берсе булып тора.

Профильле комитет әгъзалары тиешле карар кабул итеп, гражданнарның үзара салым программасына дәүләт ярдәмен дәвам итәргә кирәклеген билгеләп үттеләр. Моннан тыш, депутатлар шәһәр җирлекләре өчен республиканың Муниципаль берәмлекләре советы белән берлектә инициативалы бюджетлаштыру системасын куллануны максатка ярашлы дип саныйлар. Инициатив бюджетлаштыру проектлар саны һәм суммасы буенча лимитлар билгеләргә мөмкинлек бирә. Моннан тыш, үзара салымнан аермалы буларак, инициатив бюджетлаштыру буенча акча җыюда шәхси эшмәкәрләр, юридик затлар, идарәче компанияләр һ. б. катнашырга хокуклы.

Бүген утырыш барышында депутатлар муниципаль хезмәт турындагы кодекска үзгәрешләр кертү турындагы закон проектларын карадылар.

«Муниципаль хезмәт турында Татарстан Республикасы кодексының 42 статьясына үзгәреш кертү хакында» закон проектында, муниципаль хезмәтнең тиешле вазыйфасы буенча вазыйфаи бурычларга җәмәгать тәртибен тәэмин итүдә катнашу керсә, муниципаль хезмәт вазыйфаларының өлкән һәм (яисә) кече төркемнәрен биләү өчен белем турында квалификация таләпләренә карата вакытлыча характердагы норманы озайту өлешендә үзгәреш кертү күздә тотыла.

Муниципаль хезмәтнең өлкән һәм кече төркемнәре вазыйфаларын биләү өчен таләпкә вакытлыча характердагы норманы озайту өлешендә үзгәрешләр кертү тәҗрибәлерәк кандидатларны, шул исәптән хокук саклау органнарының элеккеге хезмәткәрләрен сайлап алу өчен кирәк. Кагыйдә буларак, элеккеге хезмәткәрләрнең әлеге категориясе урта гомуми белем генә ала, бу аларга муниципаль хезмәт вазыйфаларын биләүгә дәгъва кылырга мөмкинлек бирмәс иде.

Муниципаль хезмәт турындагы кодекска үзгәрешләрне шулай ук 19 статьяга муниципаль хезмәткә кергәндә квалификация турында документ өстәү өлешендә кертергә тәкъдим ителә.

Комитет закон проектларын хуплады һәм Дәүләт Советына аларны беренче һәм өченче укылышта кабул итәргә тәкъдим итте.

Утырышта башка мәсьәләләр дә каралды.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International