Депутатлар республика икътисадына инвестицияләр җәлеп итү мәсьәләләре буенча фикер алышты

2024 елның 18 ноябре, дүшәмбе, 17:20

Бүген Татарстанның инвестицияләр үсеше Агентлыгында Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитетының күчмә утырышы булды, анда «Татарстанда инвестицияләр җәлеп итү чаралары, шул исәптән бизнес һәм дәүләт хакимияте органнарының үзара хезмәттәшлеге турында» контроль мәсьәлә каралды. Шулай ук депутатлар «Татарстан Республикасы Башлыгы (Рәисе) каршындагы эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил турында»гы закон проектына үзгәрешләр кертү буенча фикер алышты.

Утырышны Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе Рәгать Хөсәенов үткәрде. Анда Татарстан Республикасының инвестицияләр үсеше агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашты , Яшел Үзән һәм Минзәлә районнары башкарма комитетлары вәкилләре чакырылган иде. 

Комитет утырышында Талия Миңнуллина инвестицияләр өлкәсендәге  вәзгыять турында мәгълүмат җиткерде. Аның әйтүенчә, 2021 елдан башлап Татарстан Республикасы икътисадына инвестицияләр күләменең сизелерлек артуы күзәтелә. Татарстан тулаем төбәк продуктына инвестицияләр күләме буенча алтынчы һәм бюджеттан тыш инвестицияләр күләме буенча Россия төбәкләре арасында җиденче урында тора.

Икътисад үсешенең бу юнәлешендәге вәзгыятьне анализлап, Талия Миңнуллина инвестиция эшчәнлегендәге  проблемаларны билгеләп үтте. «Бу югары банк ставкасы, эшчеләр кытлыгы, маятниклы миграция, чит ил студентлары өчен белем алуга квоталар буенча чикләүләр, кадрлар кытлыгы аркасында Россиянең башка төбәкләреннән эшчеләрне җәлеп итәргә мәҗбүр булган предприятиеләр өчен тулай торак яки арендалы торак төзү программасы булмау», - дип санап китте ул. Талия Миңнуллина әйтүенчә, дәүләт һәм бизнес мәнфәгатьләре балансланмавы сәбәпле дәүләт-хосусый партнерлык механизмы җитәрлек дәрәҗәдә эшләми. 

Комитет утырышында депутатлар инвестияләр үсеше агентлыгы карамагында булган республиканың сәнәгать парклары эшчәнлеге турында мәгълүмат тыңлады. "Татарстан проектлары" җәмгыяте генераль директоры Булат Тимербаев әйтүенчә, сәнәгать паркларының төп проблемасы ул финанслау җитмәү сәбәпле аларга илтә торган юлларның булмавы.

Парламентарийлар Зеленодольск һәм Минзәлә районнары башкарма комитетлары вәкилләренең бу җирлекләрдәге сәнәгать парклары эшчәнлеге турында докладлар тыңлады. 

Депутатлар тәкъдим ителгән мәгълүматны игътибарга алды. Комитет Министрлар Кабинетына инфраструктураны төзеп бетерү, дәүләти-хосусый (муниципаль-хосусый) партнерлык механизмын куллану, Татарстан Республикасының муниципаль берәмлекләрендә сәнәгать парклары резидентларына преференцияләр бирү өлкәсендә законнар базасын формалаштыру буенча эшне активлаштырырга тәкъдим итте.

Мәсьәлә буенча фикер алышуга йомгак ясап, комитет җитәкчесе Рәгать Хөсәенов, инвестицияләрне арттыру максатларында кайбер шартларны үтәргә кирәк, дип билгеләп үтте. "Беренчедән, инвестицияләргә ярдәм итүнең гамәлдәге механизмнарын максималь файдалануны дәвам итәргә һәм дәүләт ярдәме инфраструктурасын камилләштерергә, - диде ул. - Икенчедән, капиталь кертемнәр өлкәсендә законнарны камилләштерүне һәм тотрыклыландыруны дәвам итәргә һәм, өченчедән, югары технологияләрне үстерүгә һәм фәнни-тикшеренү, тәҗрибә-конструкторлык эшләренә ярдәм күрсәтүнең грант чаралары спектрын киңәйтергә кирәк», диде Рягат Хөсәенов. 

Журналистларның сорауларына җавап биреп, Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе урынбасары Марат Галиев инвестицияләр өлкәсендәге законнарны алга таба да камилләштерү таләп ителә диде. "Дәүләт-хосусый партнерлык мәсьәләсе буенча закон тәкъдимнәрен эшләргә кирәк. Шулай ук федераль кануннарга төзәтмәләр кертү һәм яңа кануннарыбызны кабул итү таләп ителә», - дип белдерде. 

Бүген комитет утырышында парламентарийлар «Татарстан Республикасы Башлыгы (Рәисе) каршындагы эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил турында»гы закон проектына үзгәрешләрне карады. Документ республика законнарын федераль законнарга туры китерү максатыннан эшләнгән. Закон проекты эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату тәртибен ачыклый һәм Россия Федерациясе Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил ризалыгын таләп итмәгән субъект органы карары буенча аның вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату очракларын билгели.

Депутатлар закон проектын хуплады һәм Дәүләт Советына документны беренче һәм өченче укылышта кабул итәргә тәкъдим итте.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International