Фәрит Мөхәммәтшин Федерация Советы каршындагы Милләтара мөнәсәбәтләр советы утырышында катнашты

2024 елның 26 ноябре, сишәмбе, 18:49

Бүген Мәскәүдә "Тарихи дөреслекне һәм тарихи хәтерне саклау буенча дәүләт сәясәтенең мөһим юнәлеше буларак патриотлык тәрбиясе" темасына РФ ФС Федерация Советы каршындагы Милләтара мөнәсәбәтләр һәм дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек Советы утырышы узды. Фәнни-гамәли конференция форматында узган утырыш эшендә видеоэлемтә буенча ТР Дәүләт Советы Рәисе, РФ ФС Федерация Советы каршындагы Милләтара мөнәсәбәтләр һәм дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек Советы рәисе урынбасары Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Утырышны ачып, Федерация Советы Рәисе урынбасары, РФ ФС Федерация Советы каршындагы Милләтара мөнәсәбәтләр һәм дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек советы рәисе Константин Косачев билгеләп үткәнчә, тарихи хәтерне, тарихи хакыйкатьне саклау, үсеп килүче буынны патриотик тәрбияләү мәсьәләләре бүген аеруча актуаль. Аның әйтүенчә, тарихи хәтерне саклау һәм тарихи хакыйкатьне яклау бурычларын нәтиҗәле хәл итү Россиядә милләтара мөнәсәбәтләрнең торышы белән бәйле, ватанпәрвәрлек дәүләтчелекнең төп нигезләренең берсе булып тора. Рухи уртаклык һәм гомуми мәдәни-тарихи казанышлар нигезендә ил халыклары өчен кирәкле бердәмлек һәм татулык кыйммәте контекстында Россия халыклары арасындагы үзара мөнәсәбәтләр тарихын нигезле бәяләү һәм интерпретацияләү мөһим.

Константин Косачев үзенең чыгышында Россия субъектларының Бөек Ватан сугышында совет халкының һәм Россия армиясенең махсус хәрби операция зонасындагы батырлыгы үрнәгендә патриотик тәрбия буенча зур эшен билгеләп үтте. Бу эшкә шулай ук галимнәр, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, педагогик бергәлек лаеклы өлеш кертә.

Конференциядә Россия Федерациясе сенаторлары, Россия Фәннәр академиясе академиклары, профильле федераль министрлыклар һәм ведомстволар һәм иҗтимагый институтлар вәкилләре чыгышлары тыңланды.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International