Дәүләт Советы депутаты, Россия Герое Рәсим Баксиков Луганскиның яшь армиячеләре һәм бердәмроссиялеләр белән очрашты

2024 елның 26 ноябре, сишәмбе, 23:05

Бүген Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары, Россия Герое Рәсим Баксиков Луганскида «Белем. Батырлар»  форумында мәктәп укучылары һәм студентлар белән очрашты.

Рәсим Баксиков үзенең эш тәҗрибәсе һәм тормыш кыйммәтләре турында фикерләре белән уртаклашты. "Мин аларга безнең җәмгыятьнең лаеклы гражданины булу өчен белем алу кирәклеге турында сөйләдем. Һәр кешенең шәхси үсеше – бөтен илнең чәчәк атуына керткән өлеш ул. Шулай ук мин тарихны өйрәнү кирәклегенә басым ясадым, ул бит заманча вакыйгаларның тамырларын аңларга һәм киләчәктә дөрес карарлар кабул итәргә ярдәм итә ", – диде депутат.

Моннан тыш, үзенең Луганск халык республикасына сәфәре барышында Рәсим Баксиков "Бердәм Россия" бүлеге вәкилләре белән очрашты һәм яңа территорияләрдә партия эшчәнлеге үсеше турында фикер алышты.

Ул Луганск Халык Республикасында партия төзелешенең төп аспектларына үз карашы белән уртаклашты, “Бердәм Россия" азат ителгән территорияләрдә эшне башлап җибәргән беренче сәяси көч булды, дип билгеләп үтте.

«Партия эше җирле бүлекләрне формалаштырырга, социаль проектларны үстерергә һәм институтларны торгызырга ярдәм итә. Халык белән үзара хезмәттәшлекнең ышанычлы һәм конкрет гамәлләргә нигезләнүе мөһим», – дип басым ясады Рәсим Баксиков.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International