Фәрит Мөхәммәтшин «Многоликая Россия» бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләде

2024 елның 27 ноябре, чәршәмбе, 19:29

Казанда «Мәскәү» мәдәни үзәгендә «Многоликая Россия» XV Бөтенроссия журналистлар конкурсында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы узды. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты һәм җиңүчегә гран-прины тапшырды.

Сезне Казаныбызда унбишенче тапкыр кабул итәбез. Бу очрашуларда дуслашабыз, уртага салып, алда тора торган бурычларны карыйбыз, бергә эшлибез. Без бер-бездән яңа формаларга өйрәнәбез, кулланабыз. Очрашырга, аралашырга, халык белән эшләүнең яңа формаларын эзләргә кирәк», – дип сәламләде ул катнашучыларны.

Дәүләт Советы Рәисе оештыручыларга рәхмәт сүзләрен әйтте.

«Многоликая Россия» XV Бөтенроссия журналистлар конкурсында 100 мең сумлык гран-прины «Самара» телерадиокомпаниясе алды.

«Бик зур рәхмәт. Без беренче тапкыр катнашабыз. Бу команда эше иде, без бик күп эш җибәрдек», – диде сәхнәдән телерадиокомпания режиссеры Александра Дюбина.

Бәйгегә быел 26 тәбәктән 622 журналист эше килгән.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International