Дәүләт Советында «Татарстан – Яңа гасыр» депутатлар төркеме җыелышы булды

2024 елның 28 ноябре, пәнҗешәмбе, 09:44

Бүген җиденче чакырылыш Дәүләт Советының бишенче утырышы алдыннан «Татарстан – Яңа гасыр» депутатлар төркеме җыелышы узды.  Төркем әгъзалары Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның Дәүләт Советына еллык юлламасындагы тәкъдимнәрен гамәлгә ашыру мәсьәләләре, шулай ук депутатлар төркеменең 2025 елга эш планы турында фикер алыштылар.

Дәүләт Советында «Татарстан – Яңа гасыр»  депутатлар төркеме җитәкчесе Артур Габделҗанов искәрткәнчә, 2025 ел Татарстанда республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов Указы белән Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Артур Габделҗанов, хезмәттәшләренә мөрәҗәгать итеп, депутатлар төркеме әгъзаларын махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә гуманитран ярдәм җыюда һәм илтеп җиткерүдә, шул исәптән ЛНР һәм ДХР балаларына иганәчелек ярдәме күрсәтүдә актив катнашырга чакырды.

Утырышта башка мәсьәләләр дә каралды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International