КПРФ фракциясе утырыш үткәрде

2024 елның 28 ноябре, пәнҗешәмбе, 09:45

Бүген Дәүләт Советында КПРФ фракциясе утырышы узды, анда парламентның бишенче утырышы көн тәртибендәге мәсьәләләр каралды. Депутатлар шулай ук депутатлар берләшмәсенең агымдагы эшчәнлеге мәсьәләләре буенча да фикер алыштылар. Утырышны фракция җитәкчесе Хафиз Миргалимов алып барды.

Парламент утырышы көн тәртибенә Дәүләт Советы Президиумы тарафыннан кертелгән мәсьәләләрне хуплап, КПРФ фракциясе әгъзалары кайбер мәсьәләләр буенча үз позицияләрен белдерделәр.  

Фракция утырышында декабрь башында "Мәгариф һәм тәрбия өлкәсендәге проблемалар турында" түгәрәк өстәл уздыру турында карар кабул ителде, Дәүләт Советы депутатлары ярдәмчеләренең эшен оештыру һәм депутат хисабы тәртибе буенча фикер алыштылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International