Дәүләт Советында "Бердәм Россия" фракциясе утырышы узды

2024 елның 28 ноябре, пәнҗешәмбе, 10:22

Бүген республика парламентында «Бердәм Россия» фракциясе утырышы булды, анда парламентарийлар Дәүләт Советы депутаты Владимир Вавиловның сайлау округында халык белән эшләү турындагы хисабын тыңлады, шулай ук оештыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Утырышны «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе Юрий Камалтынов үткәрде.

Владимир Вавилов 2019 елның сентябреннән башлап «Бердәм Россия» партиясенең төбәк иҗтимагый үзәгендә һәм районнарда 75 татарстанлыны кабул иткән. «Шәхси кабул итүләр барышында, шулай ук» Минем депутат» системасы буенча 234 кеше мөрәҗәгать итте, - дип билгеләп үтте Владимир Вавилов, - мөрәҗәгатьләрнең 92 проценты уңай хәл ителде, калганнары буенча аңлатмалар бирелде",- диде ул.

Гражданнар еш кына социаль ярдәмгә кагылышлы мәсьәләләр белән мөрәҗәгать иткән. Сайлаучылар муниципаль районнарда паллиатив медицина ярдәме кабинетлары ачу кирәклеге турында белдергән була. «Өлкән буын» проекты кысаларында депутат шушы тәкъдимне керткән. Республика районнарында 10 паллиатив медицина ярдәме күрсәтү кабинеты ачыла. Өлкән яшьтәге 2 меңнән артык Татарстан кешесе әлеге кабинетларда теркәлгән дип сөйләде депутат. Владимир Вавилов әйтүенчә караучысы булмаган өлкән яшьтәге ялгыз кешеләр күп, бу  проблеманы исәпкә алып, ул сәламәтлеге буенча авыр хәлдәге өлкәннәр өчен пансионат төзү инициативасы белән чыккан.

 СВО башланганнан алып депутат гуманитар ярдәм җыюда һәм СВОда  катнашучыларының гаиләләренә адреслы ярдәм күрсәтүдә актив катнаша.  

Фракция әгъзалары Владимир Вавиловның сайлау округындагы эше турындагы хисапны игътибарга алды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International