Дәүләт Советы депутатлары «Подписка бүләк ит» хәйрия акциясенә кушылды

2024 елның 28 ноябре, пәнҗешәмбе, 12:25

Бүген Дәүләт Советында парламентның бишенче утырышы кысаларында традицион «Подписка бүләк ит» хәйрия акциясе оештырылды. Утырыш тәнәфесендә депутатлар 2025 елның беренче яртыеллыгына республиканың социаль учреждениеләре өчен газета-журналларга язылдылар.

Республика газеталарына һәм журналларына язылу Дәүләт Советында даими рәвештә оештырыла. Депутатлар ярдәме белән ветераннар, балалар йортларында тәрбияләнүчеләр, шулай ук өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортларда яшәүче кешеләр республика һәм район матбугат басмаларын күзәтеп баралар.

Язылу кампаниясе барышында парламентарийлар «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы тәкъдим иткән «Шәһри Казан», «Казанские ведомости» газеталарына, «Сөембикә», «Идел», «Ялкын», «Салават күпере», «Татарстан», «Казан» журналларына язылдылар. Басмалар арасында шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты гамәлгә куйган «Республика Татарстан» һәм «Ватаным Татарстан» газеталары да бар иде.

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Баулы интернат-йортында яшәүчеләр өчен «Республика Татарстан», «Ватаным Татарстан» газеталарына һәм «Сөембикә» журналына язылды.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International