Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турындагы закон проекты икенче укылышта һәм тулаем кабул ителде

2024 елның 28 ноябре, пәнҗешәмбе, 12:53

2025 елга һәм 2026 һәм 2027 еллар план чорына Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында закон проекты бүген Дәүләт Советы утырышында икенче укылышта һәм тулаем кабул ителде.

Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе урынбасары Камил Нугаев билгеләп үткәнчә, беренче укылышта кабул ителгән закон проектына Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетыннан 8 төзәтмә кергән. Аларның бер өлеше 2025, 2026 һәм 2027 елларга Татарстан Республикасы бюджетыннан һәм Федераль мәҗбүри медицина иминияте фондыннан акча күләменең артуы белән бәйле.

Республика бюджетыннан бюджетара трансфертлар күләме 2025 елда 430,7 млн.сумга, 2026 елда 414,4 млн. сумга, 2027 елда 388,9 млн. сумга арттырылды.  Чыгымнар керемнәргә туры килә.

2025 елга Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турындагы закон проекты, төзәтмәләрне исәпкә алып, түбәндәге параметрлар белән кабул ителде: керемнәр һәм чыгымнар – 93.636.559, 7 мең сум. Дефицит планлаштырылмый.  План чорына: 2026 елга керемнәр һәм чыгымнар – 100 867 574,7 мең сум, 2027 елга керемнәр һәм чыгымнар – 107 788 232,3 мең сум. План чорына бюджет кытлыгы планлаштырылмый.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International