Рөстәм Миңнеханов: "Безнең ил гаять зур, бер шаблон белән генә идарә итәргә ярамый»

2024 елның 28 ноябре, пәнҗешәмбе, 13:54

Россия төбәкләре җирле үзидарәнең ике дәрәҗәле системасыннан бер дәрәҗәле системага күчәргәме-юкмы икәнен үзләре хәл итәргә тиеш. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов бу мәсьәлә буенча Дәүләт Советы депутатлары фикерен хуплады. Бу хакта ул бүген республика парламентының бишенче утырышында белдерде.

Җирле хакимият идарәсе структурасына әзерләнүче үзгәрешләр мәсьәләсен Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе урынбасары,  КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов күтәрде. Ул билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта Дәүләт Думасында гавами хакимиятнең бердәм системасында җирле үзидарәнең гомуми принциплары турындагы закон проекты карала. «Әлеге закон проекты буенча Дәүләт Советы 59 үзгәреш һәм өстәмәләр әзерләде, шуларның 25 е - җирле үзидарәнең ике дәрәҗәле системасын саклап калуга ярдәм йөзеннән, – дип искәртте Хафиз Миргалимов, – сүз, барыннан да элек, җирлекләр турында бара. Практика әлеге системаның нәтиҗәле эшләвен күрсәтте. Безнең сайлаучылар җирлек органнарына җирле Совет депутатлары, аның рәисе янына баралар, хуҗалык эшләрен һәм башка мәсьәләләрне хәл итәләр. Күз алдыгызга китерегез, хәзер һәр сайлаучыга теләсә нинди мәсьәлә буенча район үзәгенә барырга кирәк булачак. Безнең фикеребезчә, җирлекләр дәрәҗәсендәге җирле үзидарәне бетерү авылларыбызның киләчәк язмышына җитди бәла булачак. Моңа юл куярга ярамый. Нигә яхшы эшли торган нәрсәне ватарга? Әйдәгез төбәк дәрәҗәсендә сайларга мөмкинлек бирик. Төбәк хакимиятенә ышанырга кирәк».

Хафиз Миргалимов әйтүенчә, Дәүләт Думасында КПРФ фракциясе дә төзәтмәләр керткән, һәм алар күбесенчә республика позициясенә тәңгәл килә.

«Безнең ил зур һәм бер шаблон белән генә идарә итәргә ярамый, – дип басым ясады Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, депутат чыгышын шәрехләп. – Ниндидер үзгәрешләр булды һәм булачак, моңа нормаль карарга кирәк. Без каршы түгел. Халык саны аз булган территорияләргә менә шундый идарә итү системасын булдыру хокукы бирергә кирәк. Бу беркемгә дә комачауламый. Безнең территорияләр төрле».

Аның фикеренчә, ике дәрәҗәле система эшли алмаган төбәкләрдә аннан баш тарту хокукы булырга тиеш. «Мин өч муниципалитетта төрле вазыйфаларда эшләдем, һәрвакыт авыл советына таяндым. Бездә халык белән эшләүнең башка формасы юк, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Халык аз яши торган регионнар өчен бер дәрәҗәле система, бәлки, туры киләдер дә. Ләкин безнең өчен җирле, җирлек дәрәҗәсендәге депутатлар кирәк».

Республика Рәисе шулай ук махсус операция чорында илнең аеруча бердәм булырга тиешлеген билгеләп үтте. «Без бүген бердәм булырга тиеш, – диде ул, – барлык карарлар да дәүләт файдасына булырга тиеш».

Җирлекләрнең үзидарә дәрәҗәсенә килгәндә, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, биредә халык нык ышана торган кешеләр эшли. «Без шушы еллар эчендә абруйлы кешеләр катламын формалаштырдык. Без хәзер аларны югалтачакбызмы? Алар кемгә комачаулый? Илдә башка проблемалар юкмы? Халык белән нинди элемтә булачак? Әгәр без таянырдай кешеләр булмаса, контакт булмаячак», – диде ул.

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан позициясен тагын бер кат төгәл билгеләү өчен, Дәүләт Думасына бүгенге утырышта әлеге мәсьәлә буенча фикер алышкан стенограмманы җибәрергә тәкъдим итте. « Җирле үзидарә – хакимиятнең база структурасы ул, – дип ассызыклады парламент башлыгы, – биредә территорияләрдә яшәүчеләрдән турыдан-туры килә торган күп кенә мөһим мәсьәләләр хәл ителә».

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International