Иранның Казандагы Генераль Консуллыгының яңа офисы ачылды

2024 елның 29 ноябре, җомга, 15:34

Бүген башкалада Иран Ислам Республикасы Генераль консуллыгының Казандагы яңа офисы ачылды. Тантаналы чарада Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

«Бүген без шаһит булган вакыйга күп яктан истәлекле, – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин, тантанада катнашучыларны сәламләп, – 17 ел элек Иранның Казандагы Генераль консуллыгы оештырылган иде. Россия белән Иранның күп кенә мәсьәләләр буенча уңышлы хезмәттәшлеге үзара мөнәсәбәтләрне сизелерлек киңәйтте. Генконсуллыкка күбрәк кеше килә, һәм шуңа күрә дипломатик вәкиллек яңа, иркенрәк офиска күчә".

Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, Татарстан белән Иранны мәдәни һәм гуманитар, шулай ук икътисади мөнәсәбәтләр, дөньяда барган хәлләргә сәяси карашларның уртаклыгы якынайта. 2007 елда ачылган Иран Ислам Республикасының Казандагы Генераль консуллыгы республикабызда икенче дипломатик вәкиллек булды.

Парламент җитәкчесе Генераль консуллыкны өй туе белән котлады,  уңышлы һәм нәтиҗәле эшләр теләде. "Яңа уңышлар, хәерле юлга! Бу йортта һәрвакыт эш кайнап торсын",  – дип йомгаклады сүзен Фәрит Мөхәммәтшин.

Иран Ислам Республикасы Тышкы эшләр министры урынбасары Вахид Джалалзадә билгеләп үткәнчә, хәзер Россия – аның туган иленең якын партнеры. "Безнең уртак якларыбыз күп, мәдәният һәм икътисад өлкәсендә мөнәсәбәтләр үсә. Һәм без хезмәттәшлекне киңәйтергә ниятлибез", – дип басым ясады Вахид Джалалзадә.

Иран Ислам Республикасы Генераль Консуллыгының яңа офисы Казан шәһәре Седов урамы, 22 йорт адресы буенча урнашкан.

Бәйрәм чарасында шулай ук Иранның Казандагы Генераль консулы Давуд Мирзахани, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе рәисе Шамил Агиев, Казанда аккредитацияләнгән дипломатик вәкиллекләр җитәкчеләре, профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашты.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International