Талант өчен киртәләр юк: Татарстанда «Кулны кулга тотыйк, дуслар!» фестивале тәмамланды

2024 елның 29 ноябре, җомга, 17:18

Бүген Казанда сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең XVII «Кулны кулга тотыйк, дуслар!»  сәнгать иҗаты фестиваленең гала-концерты булды.  Иҗади очрашу Сәетгалиев исемендәге мәдәният йортында булды.

Фестиваль Татарстанда 2008 елдан бирле үткәрелә, һәм ул елдан-ел күбрәк кунакларны җәлеп итә. Иҗат бәйрәменең популярлыгы арта, артистлар да үсә һәм өлкәнәя бара. Бу күңелне нечкәртә торган әһәмиятле проект, аның ярдәмендә сәламәтлек үзенчәлекләре булган балалар үз сәләтләрен ача һәм хәтта профессиональ сәхнәдә дә уңышларга ирешә ала. Бу юлы гала-концерт бөтен республикадан 30дан артык махсус учреждениене берләштерде, 230 бала иҗат аша тамашачылар белән  үз кичерешләрен һәм фикерләрен уртаклашты.

«Кулны кулга тотыйк, дуслар!»   – иң яхшы һәм илһамландыргыч фестиваль! Казанның Совет районы депутатлары әлеге проектны хуплыйлар, аның иң якын дуслары булып торалар. Бер генә гала-концертны да калдырмыйбыз. Балаларның уңышларын, аларның иҗади үсешен күрү – безнең өчен иң зур шатлык» ,  –  дип билгеләп үтте Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина.

Традиция буенча фестиваль яңа ел тылсымы алдыннан уза, димәк, анда катнашучыларның хыяллары тормышка ашарга тиеш. «Бердәм Россия» партиясе активистлары Совет районы предприятиеләре җитәкчеләре белән бергәләп кечкенә артистларга могҗизалар бүләк итәләр. Һәр балага бүләкләр тапшырабыз. Сүз тәм-томнар һәм уенчыклар турында гына түгел, ә гадәти булмаган теләкләр турында да бара. Алар турында балалар Яңа ел тылсымчысына – Кыш бабайга язган хатларында сөйлиләр. Кемдер поездда йөрергә, ә кемдер ипине ничек пешергәннәрен күрергә тели. Теләкләр һичшиксез тормышка ашарга тиеш» , – дип ассызыклады Лилия Маврина.

Гала-концертта катнашучыларны Татарстанның Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова һәм Совет районы администрациясе башлыгы Роман Фәтхетдинов котладылар. Алар яшь артистларга киләчәктә дә иҗади уңышлар һәм матур чыгышлар теләделәр.

Исегезгә төшерәбез, ел саен фестивальнең сайлап алу этапларында меңнән артык кеше катнаша, аларның күбесе — ятим балалар, Татарстанның интернат-йортларында һәм махсус учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр. Төрле елларда гала-концертта танылган җырчылар — Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов, «Голос» тамашасы финалисты Эльмира Кәлимуллина һәм башкалар катнашты. Узган ел фестиваль турында «Сәхнәдә» дип аталган документаль фильм төшергәннәр.Ул сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балаларны иҗат аша социаль реабилитацияләү турында сөйли.

«Фестивальдә икенче тапкыр чыгыш ясыйм, миңа бик ошый. Һәркем үзенең иҗади күнекмәләрен үстерә ала. Мин, мәсәлән, шигырьләрне яхшырак укый башладым», – дип сөйләде фестивальдә катнашучы Арслан Насыйров.

«Кулны кулга тотыйк, дуслар!»   фестивале  Казанның Совет районы администрациясе, барлык дәрәҗәдәге депутатлар, район предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре ярдәмендә уза.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International