Фәрит Мөхәммәтшин Саранскида Идел буе Закон чыгаручылар ассоциациясе утырышында катнаша

2024 елның 5 декабре, пәнҗешәмбе, 11:33

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Саранскида (Мордовия Республикасы) эш сәфәрендә, анда ул Россия Федерациясе субъектларының Идел буе федераль округының Закон чыгару органнары ассоциациясе эшендә катнаша. Ассоциациянең җитмеш дүртенче утырышы 5-6 декабрьдә уза.

Гадәттәгечә Идел буе закон чыгаручыларының чираттагы очрашулар сериясен яшь парламентарийлар ача. Бүген Республика йортында узачак Идел буе федераль округы төбәкләре закон чыгару җыеннары каршындагы Яшьләр парламентлары ассоциациясе утырышында демографик сәясәт мәсьәләләре һәм туучылар санын арттыруга юнәлдерелгән ярдәм чаралары турында фикер алышачаклар.

Моннан тыш, бу көннәрдә Саранскида Идел буе федераль округының «Студ7Я» студент гаиләләре форумы уза, анда катнашучылар студент гаиләләре турындагы федераль һәм төбәк законнарын камилләштерү мәсьәләләре буенча фикер алышалар.

РФ Идел буе федераль округы субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару органнары ассоциациясенең иртәгә узачак утырышында пробация (хөкем ителгәннәрне һәм элеккеге тоткыннарны социаль адаптацияләү) турындагы федераль законны гамәлгә ашыру мәсьәләсе үзәк урынны алып торачак. Утырышта шулай ук Идел буе төбәкләрендәге демографик вәзгыять һәм гражданнарның гомер озынлыгын арттыру мәсьәләләре буенча фикер алышачаклар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International