Дәүләт Советында мәгариф һәм тәрбия мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2024 елның 5 декабре, пәнҗешәмбе, 15:51

Мәгариф һәм тәрбия өлкәсендәге проблемалар турында бүген парламентта КПРФ фракциясе инициативасы буенча оештырылган түгәрәк өстәлдә катнашучылар сөйләде. Мәгариф системасы мәсьәләләре буенча фикер алышуда Дәүләт Советы депутатлары, ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская, Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец, ТР Рәисе ярдәмчесе, «Беренчеләр хәрәкәте» федераль яшьләр оешмасының төбәк бүлеге рәисе Тимур Сөләйманов, галимнәр һәм педагогик җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты.

Очрашуны ачып, Дәүләт Советында КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов билгеләп үткәнчә, республикада мәгариф һәм тәрбия өлкәсен үстерү һәм камилләштерү мәсьәләләренә Дәүләт Советы өстенлекле игътибар бирә. Ул тармакның иң кискен проблемалары дип укытучыларның хезмәт хакы, укытучы һөнәренең абруен күтәрү, мәктәпләрнең матди-техник базасы дәрәҗәсен һәм башка мәсьәләләрне атады.

РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Артем Прокофьев, мәгариф өлкәсендә федераль законнар үсеше турында сөйләгәндә, мәгариф системасы өчен кадрлар әзерләү һәм укучыларның һөнәри юнәлеше мәсьәләләренә игътибарны юнәлтте. Аның сүзләренә караганда, эшче кадрлар әзерләү урта һөнәри белем үстерү, көллиятләрдә һәм техникумнарда белем алу мөмкинлеге, яшьләргә максатчан белем бирүне киңрәк кертү буенча кичектергесез чаралар таләп итә.

Тармакның торышы турында ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин киң мәгълүмат бирде. Аның сүзләренчә, республикада 1 402 мәктәп, 1 945 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе, 100 һөнәри белем бирү оешмасы, 46 югары белем бирү мәгариф оешмасы эшли. Аларда 945 меңнән артык мәктәпкәчә яшьтәге бала, мәктәп укучысы, урта һөнәри белем алучы һәм югары уку йортлары студентлары тәрбияләнә һәм белем ала. Республиканың мәгариф системасында 77 меңгә якын педагог хезмәткәр эшли, шул исәптән 32 меңнән артык мәктәп укытучысы.

"Мәгариф", "Демография", "Яшьләр һәм балалар", "Гаилә" илкүләм проектларын гамәлгә ашыру турында сөйләгәндә, министр республикада максатчан эш алып барыла торган өстенлекле юнәлешләрне билгеләп үтте. 2019-2024 елларда "Мәгариф" илкүләм проекты чараларын гамәлгә ашыруга 26 млрд сум акча бүлеп бирелгән, ә «Демография» илкүләм проектының «Мәшгульлеккә булышлык» федераль проекты кысаларында бакчаларда 15,7 мең урын булдырылган, шул исәптән 3 яшькә кадәрге балалар өчен 8 790 урын.

"Гомуми белем бирү өлкәсендә югары сыйфатлы белем бирү безнең максат булып кала, - дип ассызыклады Илсур Һадиуллин. - Республиканың мәктәпне тәмамлаучы балалары барлык фәннәр буенча тотрыклы югары нәтиҗәләр белән аерылып торалар. 2024 елгы БДИ нәтиҗәләре буенча 366 укучы йөз балл күрсәтте, шуларның 20се ике фәннән 100 балл алды. Республиканың 244 укучысы Бөтенроссия олимпиадаларында җиңүче һәм призер булды".

Министрлык мәгълүматы буенча, республикада кадрлар потенциалын үстерү буенча актив эш алып барыла. Хәзерге вакытта хезмәт базарында конкуренциягә сәләтле эшче кадрлар әзерләү буенча 49 ресурс үзәге эшли, 14 укыту-җитештерү һәм мәгариф кластеры булдырылган. «Профессионалитет» федераль проектында Татарстанның 16 оешмасы җиңүче булды. 11 оешма базасында мәгариф - җитештерү кластерлары бар, аларда эре предприятиеләр өчен кадрлар әзерләнә. Ел саен Татарстан җыелма командасы һөнәри осталык буенча «Профессионаллар» һәм «Абилимпикс» ил чемпионатларында алдынгы урыннарны били. 2023 ел йомгаклары буенча Татарстан Россия төбәкләренең фәнни-технологик үсеше милли рейтингында 3нче урынга чыкты.

Тармак проблемаларына анализ ясап, Илсур Һадиуллин педагогик кадрлар җитмәүгә игътибарын юнәлтте. 2024/2025 уку елы башына аларга ихтыяҗ 2 меңгә якын кеше тәшкил итә. "Гәрчә республиканың мәктәп укытучыларын әзерләүче югары уку йортлары аларны еллык ихтыяҗга караганда күбрәк чыгарса да", - дип билгеләде ул.

Мондый дисбалансның сәбәбе итеп министр профильле белгечләр әзерләү буенча диспропорцияне атады. Әйтик, агымдагы уку елында математика укытучыларына ихтыяҗ 344 вакансия булган, ә чыгарылыш 290 педагог тәшкил иткән. Шуңа күрә педагогик кадрлар әзерләү структурасын мәгариф оешмалары ихтыяҗларына туры китерү беренче чираттагы бурыч булып тора.

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская үзенең чыгышында кеше хокукларының иң мөһимнаәреннән берсе белем алу хокукы булуын искә төшерде. Аның сүзләренә караганда, 2024 елда республика омбудсмены адресына гражданнардан болом алу хокукларын бозу турында 150гә якын мөрәҗәгать кергән. Гражданнар мәсьәләләрен хәл итү мәгариф һәм мәктәпләр бүлекләре җитәкчеләре, педагоглар, министрлыклар, балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссияләр һәм республикада Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты вәкилләре белән берлектә алып барыла. Дәүләт Советының "Мәрхәмәт" депутат берләшмәсе әгъзалары зур ярдәм күрсәтә, алар белән берлектә 7 "кайнар линия" үткәрелгән.

Мәгариф мәсьәләләре Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил өчен дә иң кискен темаларның берсе булып кала. Балалар омбудсмены Ирина Волынец сүзләренчә, мондый мөрәҗәгатьләр гражданнардан килгән шикаятьләрнең 43 процентын тәшкил итә

Фикер алышу нәтиҗәләре буенча профильле ведомстволарга һәм оешмаларга тәкъдимнәр белән тиешле карар кабул ителде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International