Марат Әхмәтов коррупциягә каршы көрәшкә багышланган конкурсларда җиңүчеләрне бүләкләде

2024 елның 6 декабре, җомга, 15:07

Бүген Казан Кремлендә Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган иҗади конкурсларга йомгак ясалды. Җиңүчеләргә бүләкләрне ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия рәисе Марат Әхмәтов тапшырды.

Бүләкләү тантанасын ачканда Марат Әхмәтов билгеләп үткәнчә, Татарстанда хокук бозуларга битараф булмаган буын формалаша. "Бик җитди һәм мөһим проект, - диде ул. - Шундый чаралар белән без коррупциягә һәм башка хокук бозуларга битараф булмаган, җинаятьләргә үз мөнәсәбәтен белдерә ала торган буын формалаштырабыз".

Республика парламенты Рәисе урынбасары сүзләренә караганда, конкурс яшьләргә генә түгел, өлкән буын ата-аналарга, укытучыларга, остазларга да кагыла. "Бу 57 мең бала гына түгел. Алар белән укытучылар, остазлар һәм ата-аналар эшли. Киләчәктә алар барысы бергә җәмгыять үсешенә зур йогынты ясаячак", - дип өстәде Марат Әхмәтов.

Конкурсларның төп максаты - яшьләрдә коррупциягә каршылык тәрбияләү.

«Намуслы яшәргә кирәк», «Закон сагында, коррупциягә каршы», «Коррупциягә "Юк!» һәм «Илемнең киләчәге — минем кулларда" дигән конкурсларны ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов патронажы астында һәм ТР Рәисенең коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсе ярдәме белән ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы үткәрде.

Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне 9 декабрьдә билгеләп үтелә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International