Фәрит Мөхәммәтшин коррупциягә каршы форумда катнашучыларны сәламләде

2024 елның 9 декабре, дүшәмбе, 13:22

Бүген Казанның Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркында Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган республика форумы узды. Республика җитәкчелеге исеменнән кунакларны һәм форумда катнашучыларны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.

Республика парламенты башлыгы Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненең 2003 елның 9 декабрендә гамәлгә куелуын искәртте. "Коррупция - ул безнең һәрберебез аңлый торган куркыныч, - дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин. - Бу социаль явызлыкка каршы көрәш күптән инде дәүләтнең төп бурычларының берсенә әверелде. Аны хәл итү өчен законнар кабул ителә һәм камилләштерелә, мәнфәгатьләр конфликтын булдырмау, вазыйфаи затларның керемнәрен һәм чыгымнарын контрольдә тоту кебек нәтиҗәле механизмнар кертелә».

Дәүләт Советы Рәисе билгеләп үткәнчә, 2005 елда республикада коррупциягә каршы сәясәт стратегиясе кабул ителде, ул бу юнәлештә системалы эшләү өчен нигез булды. Татарстанда илдә беренчеләрдән булып «коррупциягә каршы тору турында» республика законы кабул ителде.

Хокук куллану практикасына мониторинг уздыру өчен, республика парламенты Рәисе фикеренчә, халык белән элемтәне тәэмин итү, гражданнарны шәхсән кабул итүне оештыру, аларның язма мөрәҗәгатьләре белән аналитик эшләү аерым әһәмияткә ия. Бу инициативалар үзләренең нәтиҗәлелеген исбатлады, әмма тормыш бер урында тормый, - дип саный Фәрит Мөхәммәтшин.

"Коррупциягә каршы көрәш эшендә республика законнарын камилләштерү зур роль уйный, - дип ассызыклады парламент җитәкчесе. - Егерме еллык тәҗрибә норматив базаны яңадан карарга һәм аның кайбер нигезләмәләрен яңартырга вакыт җиткәнен күрсәтә. Мин депутатларны һәм кызыксынган оешмалар вәкилләрен бу мөһим эштә катнашырга чакырам. Заманча законнар – теләсә кайсы өлкәдә уңышлы эш нигезе», - дип ассызыклады парламент җитәкчесе.

Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, Татарстанда коррупцияне кисәтүгә аерым игътибар бирелә. Бу юнәлештәге төп чаралар арасында ул норматив актларга коррупциягә каршы экспертиза системасын, халыкны хокукый яктан агарту һәм коррупциягә түземсезлек формалаштыру буенча эшне, шулай ук ел саен коррупциягә каршы меңнән артык чараны гамәлгә ашыруны атады.

Респуликада Интернет челтәре ярдәмендә Татарстан Республикасы норматив хокукый актлары проектлары буенча җәмәгатьчелек фикер алышуы системалы рәвештә үткәрелә. Министрлыклар һәм ведомстволарның максатларын һәм бурычларын ел саен гавами формалаштыру, аларның үтәлешенә җәмәгать контроле буенча проект гамәлгә ашырыла. 2012 елдан бирле "Халык контроле" дигән дәүләт мәгълүмат системасы эшли.

Форумда шулай ук Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин, Татарстан Республикасы дәүләт идарәсенең цифрлы үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры урынбасары Булат Габдрахманов, Республика Рәисе идарәсенең коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча урынбасары Рөстәм Гаязов, Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күп функцияле үзәге директоры Ленара Мозаффарова катнашты.

Форум азагында дәүләт һәм ведомство бүләкләре белән бүләкләү тантанасы булды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International