Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының күчмә утырышы узды

2024 елның 9 декабре, дүшәмбе, 16:46

Бүген Казан милли тикшеренү технология университетында Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының һәм Комитет каршындагы экспертлар советының күчмә утырышы булды. Анда «Приоритет-2030» стратегик академик лидерлык программасы кысаларында быел КНИТУ-КХТИ базасында тормышка ашырылучы проектларны гамәлгә ашыру турында сөйләштеләр. Парламентарийлар шулай ук Тататарстанда мәдәни мирас объектларын саклау турында мәгълүмат тыңлады. Моннан тыш, депутатлар комитетның 2024 елның соңгы 4 айда эшчәнлегенә йомгак ясады, киләсе 2025 елга бурычлар билгеләде. Комитет утырышында Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашты.

Утырыш башланганчы комитет әгъзалары КНИТУ-КХТИ базасында ачылган Россиядә беренче полиолефиннар эшләп чыгаручы фәнни-укыту лабораториясе эше белән таныштылар. Яңа бүлекчә «Промхимтех» алдынгы инженерлык мәктәбе каршында оеша. Аның бурычы  белем бирү процессын матди-техник база белән тәэмин итү, полиолефиннар  буенча махсуслашучы инженерлар әзерләү.

Университет ректоры Юрий Казаков 2024 елда КНИТУ - КХТИда «Приоритет-2030» стратегик академик лидерлык программасын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре турында хисап-чыгыш ясады. Хәзер университетта 1203 мөгаллим эшли, шуларның 214 фән докторы, ә 763 фән кандидаты. 2023/24 уку елында югары белем бирү программалары буенча 20 меңнән артык кеше белем алган. 4 меңнән артык белгеч диплом алып чыккан, моннан тыш 12 меңгә якын кеше үз квалификациясен күтәргән. Быел университетта 408 югары һәм урта һөнәри белем бирү программасы гамәлгә ашырыла. Студентларны практик яктан әзерләү өчен Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының әйдәп баручы предприятиеләре белән 1750 дән артык килешү төзелгән, аларда узган уку елында 3 меңнән артык укучы практика үткән.

Фән һәм проектлау эшчәнлеге турында сөйләгәндә, Юрий Казаков 2024 елда галимнәр тарафыннан 1,5 млрд сумлык фәнни тикшеренүләр үткәрелгән дип басым ясап әйтте, аларны предприятиеләр, министрлыклар һәм ведомстволар, фәнни-техник эшчәнлек фондлары финанслаган. Юрий Казаков әйтүенчә, быел югары уку йортында фәнни тикшеренүләр һәм эшләнмәләр уздыру өчен яңа лабораторияләр һәм үзәкләр ачылган.

Алар ярдәмендә университетта сәнәгатькә бик кирәк булган перспективалы инновацион юнәлешләрне үстерү мөмкинлеге барлыкка килгән. Шулай ук 2023/24 уку елында КНИТУның 60 артык студенты һәм яшь галиме «университет технологик эшкуарлыгы платформасы» федераль проекты кысаларында оештырылган «студентлар стартабы»конкурсында җиңеп чыккан.

«Бу чараларның барысы да университетны тәмамлаганнан соң укучыларыбызга эш табарга ярдәм итә, - дип ассызыклады ректор, – 2023 елда КНИТУны тәмамлап эшкә урнашучылар өлеше 75 процент, ә оборона юнәлешләрендә – 83 процент» тәшкил итте”.

КНИТУ-КХТИ үсеше проектларын гамәлгә ашыру турында тулырак доклад Дәүләт Советының чираттагы утырышында тәкъдим ителәчәк.

Бүген комитет утырышында депутатлар мәдәни мирас объектларын саклау мәсьәләләре буенча да фикер алышты.  Депутатлар алдында Татарстанда мәдәни мирас объектларын саклау буенча комитет рәисе Иван Гущин чыгыш ясады. Аның әйтүенчә, республикада дәүләт тарафыннан 5927 мәдәни мирас объекты саклана, шулардан: 2269 - архитектура һәйкәлләре, 3059 - археология корылмалары, 599 - шәһәр коруга нигез булган объектлар. Быел мәдәни мирас объектларының бердәм дәүләт реестрына 60 корылма кертелгән.

“Алар турындагы белешмәләр мәдәни мирас корылмаларының бердәм дәүләт реестрына һәм башка мәҗбүри мәгълүмат системаларына кертелә”, - дип билгеләде Иван Гущин. Ул әйткәнчә, хәзер «Татарстан Республикасының мәдәни мирас объектлары» системасы эшләнә. «Безнең бурыч - кеше ресурсын минималь файдаланып булган  мәгълүматларны системалаштыру, саклап калу һәм анализлау һәм кешегә кулланырлык итү", - дип билгеләп үтте комитет рәисе.

 Быел мәдәни мирасны саклау буенча республика комитеты хезмәткәрләре 1,3 млн. нан артык төрле форматлы архив материалларын цифрлаштырган һәм бөтен республика буенча мәдәни мирас объектларының мәгълүмат базасын булдырган.

Шулай ук Иван Гущин 16нчы БРИКС саммитына әзерлек кысаларында Казанның 80 архитектура һәйкәлен ремонтлау эшләре турында сөйләде.

Бүген парламентарийлар комитетның 2024 елның сентябреннән декабренә кадәрге эшчәнлеге турындагы хисап тыңлады. Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов әйтүенчә бу вакыт эчендә комитет 3 республика законы проектын әзерләгән, 2 закон чыгару инициативасы проектын Россия Дәүләт Думасына тәкъдим иткән, 6 контроль мәсьәлә караган.

Шулай ук профильле комитет әгъзалары киләсе 2025 елга комитетның эш планын раслады.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International