Татарстанлылар өчен электрон рәвештә 319 төр хезмәт күрсәтелә: депутатлар цифрлаштыру турындагы законны гамәлгә ашыруга йомгак ясадылар

2024 елның 10 декабре, сишәмбе, 15:15

Бүген Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты утырышында мәгълүмат системалары һәм мәгълүматлаштыру турындагы республика законын гамәлгә ашыру турында сүз барды. Депутатлар шулай ук профиль комитетының 2024 елгы эшенә йомгак ясадылар һәм 2025 елга якынча эш планын расладылар. Утырыш эшендә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашты.

Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры урынбасары Булат Габдрахманов билгеләп үткәнчә, 2007 елда кабул ителгән мәгълүмати системалар һәм мәгълүматлаштыру турындагы республика законы республиканың ике дәүләт телендә дә мәгълүмати системаларын формалаштыруга һәм үстерүгә, мәгълүмати һәм коммуникацион технологияләрне куллануның нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлдерелгән. Моннан тыш, закон инфраструктура проектларын гамәлгә ашыруны, мәгълүмати хезмәтләр күрсәтүне, гражданнарның һәм оешмаларның дәүләт хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнары эшчәнлеге турындагы мәгълүматтан файдалану мөмкинлеген, югары технологияләр өлкәсендә технопарклар төзүне җайга сала.

Булат Габдрахманов әйтүенчә, хәзерге вакытта татарстанлыларга 319 электрон социаль әһәмиятле хезмәт күрсәтелә, 160 хезмәт реинжиниринг үткәрелгән, бу хезмәт күрсәтү вакытын  900 көнгә кадәр кыскартуга китергән. Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталыннан 3 миллионнан артык татарстанлы файдалана, һәм анда 470 цифрлы сервис гамәлгә ашырылган.

“5 ел элек, 2019 елда, республика халкы өчен электрон рәвештә нибары 5 төр хезмәт күрсәтелгән булса, 2020 елда  – 27, бүген исә 319 электрон хезмәт күрсәтелә", – дип ачыклык кертте докладчы.

Агымдагы елның 11 аенда портал аша 95 млн электрон хезмәт күрсәтелгән һәм 22 млрд сумнан артык 8 млн түләү башкарылган. "Иң күп соралган хезмәтләр – җир кишәрлегенең шәһәр төзелеше планын әзерләү һәм бирүгә (25 меңнән артык), каникул вакытында балаларның ялын оештыруга гаризалар.  Гадәттәгечә, популяр сервис булып табибка язылу тора, бүгенге көндә аннан 12,5 млн тапкырдан артык файдаланганнар, – дип басым ясады министр урынбасары. – Агымдагы ел башыннан гражданнар күпфункцияле үзәктә "Госключ" кушымтасы өчен электрон имза сертификатлары алырга мөмкин. Аның белән юридик әһәмияткә ия документларны электрон рәвештә имзаларга мөмкин».

Депутатлар мәгълүматны тыңлап, мәгълүмат системалары һәм мәгълүматлаштыру турында республика законы эшенең нәтиҗәлелеген билгеләп үттеләр. Әмма Татарстанда цифрлаштыру үсешенең югары темпларын исәпкә алып, документны актуальләштерергә һәм тулыландырырга кирәк. Мәсәлән, депутатлар һәм комитет каршындагы Эксперт советы әгъзалары чик буе торак пунктларында, республиканың ерак районнарында, шулай ук федераль юллар буенда тотрыклы тизйөрешле Интернетны тәэмин итү, күмү урыннарын электрон исәпкә алуны булдыру, синхрон күчерү функцияләре технологияләрен яхшырту мәсьәләләре белән кызыксындылар. 

Бүген парламентарийлар комитетның 2024 елның сентябреннән декабренә кадәрге эшчәнлеге турындагы хисабын карадылар һәм 2025 елга комитетның эш планын расладылар.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International