Дәүләт Советында башлап җибәргән дәүләт хезмәткәрләре өчен семинар узды

2024 елның 11 декабре, чәршәмбе, 13:42

Бүген Дәүләт Советында КФУ каршындагы Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе тыңлаучылары өчен традицион семинар узды. Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина яңа гына эшли башлаган дәүләт хезмәткәрләренә парламент эшенең үзенчәлекләре турында сөйләде.

Лилия Маврина билгеләп үткәнчә, Дәүләт Советы – дәүләт хакимиятенең иң ачык органнарының берсе. “Биредә гражданнар һәм бөтен җәмгыятебез мәнфәгатьләрендә кабул ителгән, башкарма һәм муниципаль хакимият органнары тарафыннан үтәлергә тиешле законнар туа", - дип басым ясады Дәүләт Советы Секретаре. 

Лилия Маврина шулай ук һәр дәүләт хезмәткәре эшенең бик  җаваплы булуы турында искәртте. "Мин сезне үз эшегезгә бик җаваплы карарга чакырам. Бу дәүләт структураларында уңышлы эшләүнең мөһим шарты, – дип ассызыклады ул, – дәүләт хезмәтенә баручы үзе өчен түбәндәге сорауга җавап бирергә тиеш: ә мин кешеләрне яратаммы? Мин аларның тормышын яхшырта аламмы? Әгәр җавап әйе икән, сезнең һичшиксез барысы да яхшы килеп чыгачак”.

Яшь дәүләт хезмәткәрләренә Лилия Маврина Дәүләт Советы, профильле комитетлар һәм комиссияләр, фракцияләр һәм депутат төркемнәре эше турында сөйләде. Дәүләт Советы Секретаре парламент вәкаләтләренә, закон чыгару процессын оештыруга, сайлаучылар белән эшләүгә аерым тукталды. Моннан тыш, тыңлаучылар республикабыз халкының депутатларга нинди сораулар белән еш мөрәҗәгать итүен белделәр.

Семинарда катнашучылар шулай ук парламент үзәге буйлап экскурсияләрдә булдылар, Дәүләт Советының утырышлар залында, рәсми делегацияләрне кабул итү залында, Татарстан парламентаризмы тарихы музеенда, матбугат үзәгендә һәм китапханәдә булдылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International