Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышында норматив хокукый актларга экспертиза уздыру турында фикер алыштылар

2024 елның 11 декабре, чәршәмбе, 13:49

Бүген Дәүләт Советында Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты һәм комитет каршындагы экспертлар советының уртак утырышы узды, анда депутатлар норматив хокукый актларга экспертиза уздыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар, шулай ук җәмәгать судьясы булып сайлануга кандидатураны хупладылар. Утырышта ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов һәм ТР Рәисе ярдәмчесе, ТР Рәисенең Дәүләт Советындагы тулы вәкаләтле вәкиле Тимур Нагуманов катнашты.

ТР Югары Суды рәисе Азат Гыйльметдинов тәкъдиме буенча, комитет җәмәгать судьясын сайлау һәм җәмәгать судьясы вазыйфаларын башкаруны отставкадагы судьяга йөкләү мәсьәләсен карады. Комитет карары белән өч елга ТР җәмәгать судьясы итеп Гөлназ Кашапованы (Лениногорск суд районы буенча 4 нче суд участогына) сайларга, шулай ук Арча суд районы буенча 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы вазыйфаларын башкаруны отставкадагы судья Гөлназ Вәлиевага йөкләргә Дәүләт Советына тәкъдим ителде.

Депутатлар шулай ук Әмир Вальщиков һәм Олег Макаров кандидатураларын ТР Адвокатлар палатасының квалификация комиссиясе әгъзалары – Дәүләт Советы вәкилләре итеп сайлау өчен килештерделәр.

Комитет утырышында Татарстан Республикасы дәүләт юридик бюросы эшчәнлеге турында мәгълүматны учреждение җитәкчесе Марс Фәткуллин тәкъдим итте. Аның сүзләренчә, бюро халыкка юридик ярдәм күрсәтү буенча зур эш башкара.

Әлеге мәгълүмат турында фикер алышуга йомгак ясап, Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов бюроның юридик хезмәтләренә гражданнар тарафыннан ихтыяҗ барлыгын, шуңа күрә аның бәйсез хокук институты буларак үсешенә ярдәм итәргә кирәклеген билгеләп үтте. Юрий Камалтынов Дәүләт юридик бюросы урнашкан Юридик кварталга гражданнарның барып йөрү мөмкинлеген яхшыртырга кирәклеген  билгеләп үтеп, түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турындагы гамәлдәге законнарга үзгәрешләр әзерләүне хуплады. «Хәзерге вакытта без сугышта катнашучыларның гаиләләренә хокукый ярдәм күрсәтү белән күп шөгыльләнәбез, - диде Юрий Камалтынов. - Әмма киләчәктә, махсус операциядә катнашучылар үзләре өйләренә кайта башлагач, юридик хезмәтләргә мөрәҗәгатьләр күбрәк булачак. Шуңа күрә аларның эшчәнлек шартларын яхшырту буенча алдан ук чаралар күрергә кирәк».

Утырышта ТР юстиция министрының беренче урынбасары Илья Гомзик Законлылык һәм хокук тәртибе буенча парламент комитетының «Республика башкарма хакимият органнарында һәм җирле үзидарә органнарында норматив хокукый актларга, аларның проектларына коррупциягә каршы экспертиза уздыру турында» карарының үтәлеше турында сөйләде.

Тәкъдим ителгән мәгълүматны комитет игътибарга алды.

Утырышта башка мәсьәләләр дә каралды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International