Дәүләт Советында керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турында белешмәләр тутыру тәртибе турында семинар узды

2024 елның 11 декабре, чәршәмбе, 16:28

Бүген парламентта видеоэлемтә режимында Дәүләт Советы депутатлары һәм аларның ярдәмчеләре өчен керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турында белешмәләр тутыру тәртибе турында семинар узды. Семинарны Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина үткәрде.

Семинарны ачып, Лилия Маврина  Россия һәм Татарстан законнары нигезендә даими нигездә эшләүче парламентарийлар керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турында дүрт ай дәвамында сайланганнан соң белешмәләр тапшырырга тиешлеген билгеләп үтте.

Чарада катнашучылар алдында Прокуратураның коррупциягә каршы көрәш буенча законнарның үтәлешен күзәтчелек итү бүлеге прокуроры Алмаз Сәгыйтьҗанов, ТР  Рәисенең Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсенең  Коррупциягә каршы тикшерүләр бүлегенең баш киңәшчесе Салават Рәхимов, Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсенең салым түләүчеләр белән эшләү бүлеге башлыгы урынбасары Валентина Гапоненко, шулай ук РФ пенсия һәм социаль иминиятләштерү фондының ТР буенча бүлеге һәм "Роскадастр" компаниясенең ТР буенча бүлеге вәкилләре чыгыш ясады.  

Белгечләр белешмәләрне тутырганда иң киң таралган хаталар турында  әйттеләр, шулай ук белешмә тутыру буенча гамәли киңәшләр бирделәр.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International